Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Яхшылык онытылмый

Сүзем Бурсыкта туып-үскән укучым Әфтәх Зиятдиновның үзенең беренче укытучысына эшләгән яхшылыгы турында. Вакыйга 90 елларда Чаллы автостанциясендә булды. Минзәләгә автобус белән кайту өчен билет алырга Чаллы автостанциясенә кердем. Гадәттәгечә, халык бик күп. Этеш-төртеш. Шулай теге якка этелеп, бу якка төртелеп торам. Күземә күренә дип торам, укучым Әфтәх кайдандыр пәйда булды...

Сүзем Бурсыкта туып-үскән укучым Әфтәх Зиятдиновның үзенең беренче укытучысына эшләгән яхшылыгы турында.
Вакыйга 90 елларда Чаллы автостанциясендә булды.
Минзәләгә автобус белән кайту өчен билет алырга Чаллы автостанциясенә кердем. Гадәттәгечә, халык бик күп. Этеш-төртеш. Шулай теге якка этелеп, бу якка төртелеп торам. Күземә күренә дип торам, укучым Әфтәх кайдандыр пәйда булды һәм миңа Минзәләгә кайту өчен бер билет сузды. Алдым мин ул билетны һәм сорадым:
- Балакаем, миңа үзеңнең Минзәләгә кайта торган билетыңны бирәсеңмени?
- Апа, кайгырмагыз минем өчен, - ди.
- Мә, акча бирим билетың өчен.
- Апа, акчагызны да алмыйм, исән-имин генә кайтып җитегез, - дип китеп барды ул.
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә аз булыр кебек иде.
Сөенечем эчемә сыймады, әлбәттә...
Әфтәхкәем байтактан юк инде. Минзәләдә җирләнде ул, чөнки медучилище бетереп, шунда төпләнеп калган иде.
Мондый мәрхәмәтле ул үстергәннәре өчен гомерен укытучылыкка багышлаган мәрхүмнәр Әнисә апага, Зәет абыйга, күпләргә үрнәк булырлык укучым Әфтәхкә әйтелми калган рәхмәтләрем аларның рухларына дога булып барсын! Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев