Җиңү көне җиңел бирелмәде!
Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 80-еллыгын каршылап, Актаныш балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары җитәкчеләре Альбина Хөсәенова белән берлектә “Җиңү көне җиңел бирелмәде” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды.
Бәйге – яшь буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәтелгән чара. Аның максаты балаларда ватанпәрвәрлек хисе, Ватанга мәхәббәт, җирдә дөньяны саклап калган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү. Бәйгегә шулай ук укучыларның чыгышларына бәяләмә бирер өчен жюри составы чакырулы иде.
Чараның беренче өлешендә укучылар тарафыннан әзерләнгән шигырьләр тыңланды. Бәйгедә шагыйрь Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка”, Әхмәт Ерикәйнең “Җирне каплап моңсу болыт килә...”, “Перчаткалар”, Шәйхи Маннурның “Чәчәкләр һәм снарядлар”, “Кечкенәләр җыры”, Зыя Мансурның “Туган җир”, Самат Шакирның “Яраннар чәчәк аткан”, Мансур Шиһаповның “Җиңү көне җиңел бирелмәде” шигырьләре яңгырады. Укучылар шигырьләрне чын күңелдән, сәнгатьле укыдылар. Жюри әгъзалары чыгарган нәтиҗәләр буенча:
- I нче дәрәҗә лауреат дипломнарга Насыйрова Ильвина, Шәяхмәтова Эльза, Габдрахманова Алия;
- II нче дәрәҗә лауреат дипломнарга Әхметдинова Лилия, Гаянова Эльвина, Мухамаева Айзилә, Нафикова Язилә, Сәлахова Амелия;
- III нче дәрәҗә лауреат дипломнарга Вәлиева Алинә, Фәррахова Зәринә, Насыйрова Диләрә, Тимирова Зилә, Нафиков Тимур, Әхмәтова Ильвина, Насыйрова Динара лаек булдылар.
Чараның икенче өлешендә үзәк балалар китапханә бүлеге мөдире Әхмәтова Резеда укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Укучылар игътибарына татар һәм рус әдәбияты язучы, шагыйрьләрнең китапларына күзәтү ясалды. Әйдәп баручы китапханәче Галиева Алена укучыларга “Көйне бел” уенын тәкъдим итте. Укучылар игътибарына “Герман көе”, “Кайту”, “Солдатлар”, “Ялгыз ана”, “Әйләнеп кайтыгыз”, “Священная война”, “Три танкиста”, “День Победы”, “Катюша”, “Смуглянка-Молдаванка” җырлары яңгырады. Шулай ук укучылар “Кеше язмышы” фильмыннан өзек карадылар.
Чараны йомгаклап, без укучылар белән һәрвакыт җиңүчеләр буынын истә тотарга һәм аларга хөрмәт күрсәтергә тиеш дигән фикер белән кичәбезне тәмамладык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев