Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ИГЕЛЕКЛЕ АКТАНЫШ: 19 яшьлек Игелек марафоны нинди нәтиҗә бирде?

Узган ел Игелек марафонында 1 916 000 сум ярдәм акчасы җыйналган булган.

2 380 299 сум! Быел 19 нче тапкыр үткәрелүче марафонда игелекле райондашларыбызның, чарада катнашкан кунакларыбызның бергәләп әйткән сүзе бу! Районыбызда яшәүче - язмышлары һәр көнне яшәү өчен көрәш белән бәйле көчле ихтыярлы, олы йөрәкле 2 429 кешегә ел дәвамында ярдәм итү өчен бердәм булдырылган ярдәм.


Узган ел Игелек марафонында 1 916 000 сум ярдәм акчасы җыйналган булган. Әлеге игелекле гамәлгә районның  оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, аерым гражданнар үз өлешен керткән. Иң куп ярдәм мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан булып, аның күләме 347 000 сумны тәшкил иткән.


Быел да мәгариф бүлеге хезмәткәрләре игелекле чара кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм йөзеннән 422 955 сум иганә ярдәме күрсәтте. Бүгенге “Игелек марафоны”на  старт биргән Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов хамият хезмәткәрләре тарафыннан 250 000 сумлык сертификат тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев