Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район җитәкчесе Ленар Зарипов XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарында җиңү яулаган райондашларыбызны тәбрик итте (ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

26-31 июль көннәрендә Омск шәһәрендә XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннары узды.              

                 Ике елга бер тапкыр үтә торган бәйгедә районыбызның яшь спорт осталары да Татарстан Республикасы командасы составында чыгыш ясап зур җиңүләргә иреште.

           Бүген мактаулы урыннар яулаган райондашларыбызны район җитәкчесе Ленар Зарипов кабул итте.

XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарында Россиянең 46 төбәгеннән 1200 спортчы катнашты.

Татарстан Республикасы командасының  Россия һәм Белоруссия командалары арасында V урын яулавы зур казаныш.

-     Гади авыл егетләре һәм кызлары шундый дәрәҗәле урыннарга ирешә икән, димәк яшьләребезнең потенциалы бар. Аларга ярдәм итәргә, алга этәрергә, тәҗрибәләрен башкаларга җиткерергә кирәк. Сез чыннан да "Без-булдырабыз!" дип әйтә аласыз,- дип мактау сүзләрен җиткерде Татарстан командасы составында чыгыш ясаган егетләргә Актаныш районы җитәкчесе Ленар Зарипов. 

            Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева өметле спортчыларның һәрвакыт район, республика чараларында актив катнашуларын, киләчәктә дә туган Актанышыбызның горурлыгы булып калуларын теләде.

           Җәйге авыл спорт уеннарында катнашучыларның һәрберсе бәйгедә катнашу үзенчәлекләре, нинди каршылыклар белән очрашулары, ничек итеп җиңүгә ирешүләре турында сөйләделәр.

Без алар турында алдагы язмаларыбызда тулырак таныштырырбыз. 

           Район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев Татарстан командасы составында Актаныш спортчылары белән беррәттән Саба, Кукмара, Балтач районнарыннан килгән егет һәм кызларның да тырышлыклары зур булуын әйтте.

 Безнең спортчыларның һәрберсенең уңышлары, яулаган бүләкләре турында киң мәгълүмат җиткерде. 

                Очрашу ахырында Ленар Рафак улы спортчыларыбызның һәрберсен шәхсән котлап үзенең рәхмәт хатларын, ә кызларга чәчәк гөлләмәләре дә тапшырды.

Котлау тантанасы күмәк фотога төшү белән тәмамланды. 

                Омск шәһәрендә XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарыннан кайнар яңалыкны әлеге сылтамага кереп тә укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннары "Актаныш-информ" XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарында Татарстан Республикасы командасы Актаныш муниципаль районы командасы