Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Су кондызлары Чалманарат авыл җирлегендә «патшалык»ларын булдырган (фото һәм видео)

Районыбызда бобр-кондызлар ясаган буалар, алар кимереп, егып салган зур-зур агачлар турында хәбәрләр килеп кенә тора. Бу кыргый киекләр архитекторлардан ким түгел, авыл халкын таң калдырып кына торалар.

              Әле соңгы көннәрдә генә су кондызлары Чалманарат авыл җирлегенә ияләшеп, үзләренең "патшалык"ларын булдырганнар.

Шәбез елгасы ярларында үсүче колач җитмәслек өянкеләрне балдак ясап кимергәннәр. Нәзек билле агачларны кисеп кую алар өчен берни түгел.Балта осталарың бер якта торсын! 

 Бобрлар ясаган күпер-басма елганы буып куйган да буа барлыкка килгән. 

Гәрәй авылында да хикмәтле төзелешләре бар аларның.

Сулыклар аша чыбык-агачлардан салынган күпер ныклылыгы белән таң калдыра. "Язын-көзен су күтәрелеп авылдагы ихаталарга кадәр килеп җитә. Хәтта койма очына ук күтәрелә. Өстәвенә бобрлар бакчалардагы алмагачларга да һөҗүм итә башлады, аларны да кисәләр", ди Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов.

  Бобрлар саны соңгы елларда кискен арткан. Район аучылык җәмгыяте директоры Ильяс Галләмов районда әле генә алынган хисап мәгълүматлары буенча кондызларның саны 600дән артып китүен әйтте.

          Элегрәк бобрларны тиресе өчен аулаганнар, бик матур бүрек, туннар теккәннәр. Хәзер инде мондый туннарны пуховик- курткалар алыштырды. Ә менә сәламәтлек өчен кондызны тоту һаман да бар әле- “бобровая струя”ны, медицинада аны “кастореум" диләр, иммунитетны ныгыту, стресстан, невроздан дәвалану һәм башка авырулардан файдаланалар. 

        -    Бобрлар соңгы 5-6 елда күбәйделәр. Безгә Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан бу хайваннарның 10 процентын ату рөхсәт ителә. Аннан артыгын ярамый,- дип бу киек җәнлек турында таныштыра Ильяс Галләмов. 
             Бобрлар бик үзенчәлекле кыргый хайван. Халык аларның агачларны кимерүеннән, елгаларны буып зыян китерүеннән зарлана. Әтәс авылыннан да безгә бобрлар буенча гариза кергән иде. Хәзер Чалманарат белән Гәрәйдә дә шундый хәл. 

Кышка әзерләнгәндә үзләренә азык сакларга оя кора алар. Кышын боз астыннан гына килеп яр читендәге өннәреннән азык ашыйлар. 2-3 метр биеклектәге, 3-5 метр киңлектә йорт-“хаталар” салып та гаҗәпкә калдыралар. Аларны Актаныш районындагы сусаклагыч зонасында күргәнебез бар. Кондызларның табигатькә яхшы тәэсире күбрәк. Шушы сулыкларга башка балык, кош-кортлар да килә. Бу бит - экосистема. Аны бозарга ярамый.

            Ә сезнең җирлектә бобрлар бармы, була калса, авыл тормышына тәэсир итәләрме? Безгә языгыз, электрон почтабыз адресы- airs16@mail.ru

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Фото һәм видеоларны Чалманарат авыл башлыгы Камил Әхмәтов юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев