Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алкоголь һәм кеше

Әлеге ике төшенчәнең кешелек дөньясында бергә йөрүенә, кызганыч, күнегеп киләбез шикелле. Адәм баласының гомерендә мөһим вакыйгалар белән дә бәйле икән бит ул алкоголь. Нарасый дөньяга аваз сала - бәхетле әти, кайвакыт, әни дә бала тууны шулай каршы алалар. Туган көн шушы рәвешле үтәргә тиеш икәнлеген бала аңына шул вакытта ук...

Әлеге ике төшенчәнең кешелек дөньясында бергә йөрүенә, кызганыч, күнегеп киләбез шикелле. Адәм баласының гомерендә мөһим вакыйгалар белән дә бәйле икән бит ул алкоголь. Нарасый дөньяга аваз сала - бәхетле әти, кайвакыт, әни дә бала тууны шулай каршы алалар. Туган көн шушы рәвешле үтәргә тиеш икәнлеген бала аңына шул вакытта ук салып куя.
Киләчәктә гомер бәйрәмен нәкъ шулай үткәрә дә. Хәмернең өстәл түренә менүенә бәйрәмнәр, диплом, машина, фатир алу һәм тагын башка бик күп сәбәпләр табылып кына тора. Кеше гомере, сәламәтлеге, мөлкәте, тынычлыгы, бәрәкәтенең кимү-бетүенә дә аракы гаепле. Соңгы юлга озатуны да аракы белән бәйләүчеләр бар.
Хәмер бетми, анның корбаннары саны гына арта. Район үзәк хастаханәсенә 2013 елда, хәмер белән агуланып, Пучы авылыннан - 1978, 1961 елгы 2, Актаныштан - 1974 елгы 1 граждан, 2014 елның 3 аена Ахун авылыннан 1972 елгы, Яна Кормаштан 1964 елгы гражданнар мөрәҗәгать иткән. Ә аракы күпме кешенең гомеренә киртә булып тора? Бу санны төгәл генә район үзәк хастаханәсе дә әйтеп бирә алмыйдыр.
Эчкечелеккә каршы көрәштә полиция, хакимият, җирле үзидарә Советлары, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар, дин белгечләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, тагын бик күп башка хезмәтләр катнаша. Күпме генә кануннар кабул ителми, штрафлар арта, тик эчкечелек кенә кимеми. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчегә 30 мең сум штраф салына һәм 1 ел да 6 айга кадәр идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Әгәр хокук бозу кабатланса, штраф күләме 50 мең сумга кадәр арта, идарә итү таныклыгы бу юлы 3 елга алына.
Тик шулай булуга да карамастан, 2014 елның 4 аена ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан исерткеч эчемлек кулланып руль артына утырган 52 граждан тоткарланган. 2013 елның 3 аена 61 булган ул. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыру нәтиҗәсендә быел 2 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, 1 кешенең гомере өзелгән. Кызганыч, башка төр җинаятьләр дә арта. Спиртлы эчемлек куллану нәтиҗәсендә 15 жинаять кылынган, күбесе - урлашу, кыйнау, үтерү белән янау, сәламәтлеккә зыян китерү, акча таләп итү, мөлкәтне юкка чыгару, җинаять турында ялган күрсәтмә бирү очраклары. 2014 елның 4 аена спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә җәмәгать урыннарында йөргән гражданнарга 217 административ беркетмә төзелгән. Район полиция бүлегендә 18 балигъ булмаган бала (узган ел 15 булган), 44 тотрыксыз гаилә (узган ел 28 булган) исәптә тора.
Район полиция хезмәткәрләре тарафыннан, алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү максатында, 48 тапкыр оператив чаралар үткәрелгән, 34 автотранспорт тикшерелгән, 16 максатчан рейд уздырылган. Әгәр саннарга тукталсак, 2012 елда законсыз әйләнештән 5 л, 2013 елда 31,8 л, 2014 елның 4 аена 182,4 л алкоголь һәм спиртлы эчемлек алынган.
Тиешле вакыты кергәнче (аракы белән сәүдә итү иртәнге 10.00 сәгатьтән төнге 22.00 сәгатькә кадәр рөхсәт ителә) алкоголь эчемлекләр сату һаман дәвам итә. 24 апрель көнне "Алкоголь" операциясе барышында Яңа Әлем авылында яшәүче 1960 елгы гражданка сыра сатуда гаепләнә. Аңа РФ Административ хокук бозулар кодексның 14.2 маддәсе буенча административ беркетмә төзелде. Алкоголь өлкәсендә хокук бозучы кибетләр исемлеге: "Актаныш" КҖ - Актанышбаш, "Айяр" - Яңа Әлем, "Үзәк" ҖЧҖ - Яңа Җияш, "Чулман" ҖЧҖ - Югары Яхшый, "Радикал-2" - Актаныш, "Айяр" - Актаныш. Такталачык, Пучы, Татар Ямалы, Күҗәкә, Татар Суыксу, Тыңламас авылында яшәүчеләр арасында үз йортларыннан хәмер сатучылар бар.
16 апрель көнне полиция хезмәткәрләре Тыңламас авылы янында 1969 елгы граждан идарә иткән 102 регион автомашинасын тоткарлыйлар. Илеш районында яшәүчедән акциз маркасыз "Славянская" алкоголь продукциясе алына.
17 апрель көнне полиция хезмәткәрләре тарафыннан Актаныш-Мөслим юлының Байсар-Чуракай авыллары арасында Актаныш авылында яшәүче 1989 елгы граждан идарә иткән автомашина тоткарлана. Аннан "Парламент" маркалы Казахстан Республикасы җитештергән 300 шешә аракы алына.
Эчкечелеккә каршы көрәш алып баручы барлык субъектларның эшчәнлеген арттыру һәм күрсәтү максатында, район күләмендә чаралар планы расланып, гамәлгә керәчәк. Бергәләп эшләгәндә, бәлки, нәтиҗә дә күпкә уңайрак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев