Актаныш

Куркытып баерга теләгән

Районда җинаятьләр елдан-ел кими, дисәк тә, яшьләр һәм, аеруча, балигъ булмаганнар арасындагы хокук бозуларның артуын инкарь итеп булмый. Прокуратура һәм полиция сводкаларында да еш телгә алына алар. Күптән түгел район прокуратурасында балигъ булмаган З.га карата РФ Җинаять Кодексының янап алу (вымогательство) маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелде. 2013 елның 5...

Районда җинаятьләр елдан-ел кими, дисәк тә, яшьләр һәм, аеруча, балигъ булмаганнар арасындагы хокук бозуларның артуын инкарь итеп булмый. Прокуратура һәм полиция сводкаларында да еш телгә алына алар.
Күптән түгел район прокуратурасында балигъ булмаган З.га карата РФ Җинаять Кодексының янап алу (вымогательство) маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелде.
2013 елның 5 декабре көнне алкоголь эчемлек кулланган З. технология техникумы территориясендә үзенең яшьтәше А.га карата физик көч кулланып, якын арада 15 мең сум күләмендә акча җыеп бирүне таләп итә. Әлеге таләп үтәлмәгән очракта, шулай ук физик көч куллану белән яный. Бүгенге көндә район прокуроры тарафыннан яшь җинаятьченең хокук бозуы расланып, аңа карата эш мәхкәмәгә юлланган. РФ Җинаять Кодексының 163 маддәсе буенча, З.га 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм 500 мең сумга кадәр күләмдә штраф яки 3 еллык хезмәт хакы күләмендә штраф һәм 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Әлеге җинаять эшен тикшергәндә зыян күрүче А.га карата башкарылган тагын берничә хокук бозулар ачыкланды. Технология техникумы укучысы Л. кеше йортына рөхсәтсез керүдә һәм, физик көч кулланып, гомуми бәясе 20 сум булган 2 кап тиз хәзерләнә торган аш янап алуда гаепләнә. Әлеге эпизод буенча да эш бара, җинаять раслангач, ул шулай ук мәхкәмәгә юлланачак.
Хикмәт шунда, янап алу юлына баскан хокук бозучыга карата җинаять эше зыян күрүчегә карата телдән яки физик көч кулланып янаганнан соң ук кузгатыла. Шунысын искәртеп китү урынлы, янап алучы 15 мең суммы яки 20 сумлык 2 кап аш таптырамы - хокук бозуны тикшергәндә һәм җинаять өчен җавапка тартканда бу исәпкә алынмый. Ягъни бу очракта җинаятьчеләргә берүк җәза кулланыла.
Дөрес, яшьләр арасында янап, куркытып, нәрсә дә булса талап алуга нигезләнгән җинаять кылулар күп очракта зыян күрүчеләрнең үзләре тарафыннан яшерелеп калына һәм хокук бозучылар җәзага тартылмый. Район прокуратурасы укытучыларга һәм ата-аналарга балаларга карата игътибарлырак булуны сорый һәм күңелсез хәлләргә очраганда хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү зарурлыгын искәртә, чөнки ахыры бик тә аянычлы тәмамлануы ихтимал.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: