Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кычкыртып алдыйлар

Хат килде. Мәскәүдән. Аптырап калдым. Кемнән булыр икән бу? Таныш-белешләрем дә юк. Дус-ишләрем дә хат язып маташмыйлар. Ачтым. Иләмсез зур конверт, үзе калын да әле җитмәсә. Хатның эчтәлеге болайрак. Сәяф ХАҖИЕВ. Беренче хат Син Гариф улы Сәяф Хаҗиев буласың бит әле. Татарстаннан, Актаныш районы Күҗәкә авылында яшисең. В.В.Куйбышев исемендәге урамдагы...

Хат килде. Мәскәүдән. Аптырап калдым. Кемнән булыр икән бу? Таныш-белешләрем дә юк. Дус-ишләрем дә хат язып маташмыйлар. Ачтым. Иләмсез зур конверт, үзе калын да әле җитмәсә. Хатның эчтәлеге болайрак.
Сәяф ХАҖИЕВ.
Беренче хат
Син Гариф улы Сәяф Хаҗиев буласың бит әле. Татарстаннан, Актаныш районы Күҗәкә авылында яшисең. В.В.Куйбышев исемендәге урамдагы беренче санлы йортта гомер кичерәсең. Олы яшьтәге кешегә Мәскәүгә килеп йөрү авырга туры киләсен беләбез. Шуңа күрә, бездә булган әйберләрне алырга тәкъдим итәбез. Алар сыйфатлы да, арзан да. Тәки күндерделәр бит шайтаннар. Алдык. Телевизорга антенна, чәч ала торган машина, кан басымын үлчи торган прибор. Тагын төсле сурәтле китаплар, өч-дүрт вак-төяк әйберләр, бала-чагага уенчыклар.
Андый товарлар безнең Актаныш базарында да тулып яталар. Бәяләрен сораштырам. Әле алар да күпкә арттырып саталар (үз хакына сатасы булсалар, анда алар тезелеп басып тормаслар иде. Алучыларны алдамасалар, үзләренә дә кызык булмас иде). Ә Мәскәү җибәргән товарларның бәясе өч мәртәбә артык. Әйтәм аны, атна саен хат җибәреп, котыртып яталар. Тикмәгә Мәскәүгә барып ояламаганнар икән. Вәт замана. Сез җиңүче, сез оттыгыз, безнең иң шәп алучыбыз дип, сорауларны яудырып кына торалар. Акча салабыз, диләр.
Хат ташучы кыз, күпме акча бирәбез дигәннәр соң бу юлы, ди, хат килгән саен. Баеп беттегез, ди, үзе көлә. Түбән очтагы Дөрли апалар да ала андый зур конвертлы хатларны. Барып белешегез әле. Аларга күпме бирәләр икән? Түзмәдем. Киттем. Тик исемдә, урам сүзләрендә генә аерма. Өстәгәннәр. 1200 (мең ике йөз) сумлык товар алсагыз, машина бүләк итәбез. Алдакчылар, Мәскәү жуликлары!
Соңгы хат
Ике ай элек тагын хат килде.Язганнар. Шушы елның 25 июль көнне беркая да китмәгез әле. Өйдә генә торыгыз. Азактан болай дип тә өстәгәннәр. Җиде көн эчендә машинаның ачкычы почта тартмагызда булмаса, шушы номер белән шалтыратыгыз дип, телефон номерын да язганнар. 8-495-797-96-27. Шалтыратып белештем, бушлай бит сөйләшү. Ул ягы әйбәт. Гомергә бер мәртәбә кунакка килгән Мәскәү кешеләрен сыйлап җибәрмичә килешмәс. Кызыл кикрикле карт әтәчебез дә бар иде. Суйдык. Ни күкәй салмады, ни чеби чыгарырга сәләтле булмады. Былтыр да Мөнҗияләр лапасында өч көн ятып чыкты. Күршеләрнең тавыклары янында нишләп йөргәндер...
Көтәм кунакларны. Озакладылар. Берәр җирдә бөкедә утыра торганнардыр дип уйлап алам. Машинаны гына бәрдермәсәләр ярар иде. Әйбәт машина бит- 1900000 сумлык бит! Юк та юк. Мәскәү ялганчыларының эзләре дә юк. Югыйсә, "Мегги Молл" оешмасы машинасында йөргәндә кияргә дип, Ижаудан 37 сумлык кара күзлек тә алган булган идем.
Шулай, җәмәгать, белә торып алданабыз. Күпме алдадылар инде, һаман алдыйлар. Бүләккә машина алып киләбез, диләр. Булмаганны. Тот капчыгыңны!
Материалны басарга әзерләгәндә, тагын хат килде. Болай дип язганнар:
1. 48 сәгать эчендә 1200 (мең ике йөз) сумлык әйбергә заказ бирсәгез, Сезгә 50000 (илле мең) сум акча бүләк итәбез.
2. Шушы елның 30 август көнендә 175000 сум акча җибәрәбез. Уйлап куйдым. Бусы - теге килеп җитә алмаган машина өчендер. Көтеп торырга кушканнар.
Эшләре юктыр. Кәгазь туздырып, уйнап яталар. Ничек тә акча табу җаен гына карыйлар. Акча - адәм затларының акыл-зиһенен ала шул.
Мөхәррияттән
Өлкән хәбәрчебез- матбугат ветераныбыз Сәяф ага Хаҗиев язган фельетонны эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә дә күрсәттек. Чөнки тормышыбызда социаль мошенниклыкның нинди генә төрләрен, ысулларын уйлап табып, "ялтыравык кәгазьгә" төрмиләр.
- Чынлап та, акча - адәм затларының акыл-зиһенен ала торган көчкә әйләнеп бара. Күпме генә аңлатуларга карамастан, тирә-юньдә булган вакыйгалардан гыйбрәт аласы урында, алданулар кимүгә таба түгел. Чөнки акча, бигрәк тә җинел килгәне, алдаучыны да, алданучыны да кызыктыра. Кайсыбызга гына мондый эчтәлектәге хат, кемнең генә кәрәзле телефонына "сез машина оттыгыз", яки "җиңүче буларак сезне сайладык" дигән хат-хәбәр килмәде икән?!
Тирә-юньдә ялган, алдау барганын белә торсак та, һаман, ә бәлки миңа чынлап та бәхет елмайгандыр, нишләп әле мине алдарга тиешләр дигән беркатлы уйлар килеп, тиз арада ахырдан үкенечле булган гамәлләр эшләп ташлыйбыз. Элегрәк вакытта чегәннәрдән алданучылар булгалый иде, шуңадырмы, чегән белән сөйләшмәскә, күзенә карамаска, аның белән элемтәгә кермәскә кебек киңәшләр истә калган. Ә хәзер явыз ният белән каршына килеп утырып, күзеңә карап сөйләшеп тә тормыйлар, хат, телефон аша гына алдыйлар.
Алдау-алданулар дәвам итә, шулай да йортыгызга читләрне үткәргәнче, ашыга-кабалана очсызга гына тәкъдим иткән товарларны алганчы, машиналы булам дип барлы-юклы акчадан колак какканчы, тагын бер тапкыр уйлап карагыз әле. Нәфес белән акыл ярышында, акылны алга чыгарырга тырышыгыз. Ә хатка килгәндә, Сәяф абый Хаҗиевка рәхмәтебезне белдерәбез. Бәлки кемдер үзенә сабак алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев