Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Машина йөртү таныклыгыннан коры калган райондашыбыз киләчәктә сабак алырмы?

16 октябрь көнне РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Тимеркәев Ринат Николаевичка карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән гражданин Тимеркаев Р. Н. административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Бер тапкыр правасын алдырып та, кабат исерткечләр кулланган хәлдә руль артына утыручыга җинаять җаваплылыгы янаганын онытмагыз. Аңа Җинаятьләр Кодексының 264нчы маддәсе нигезендә, 200 меңнән 300 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан ике елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салына, йә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган. Салмыш килеш юл һәлакәте ясаучыга закон тагын да катгый. Ул очракта 300-500 мең штраф түләргә туры килергә мөмкин.

Юлларда сак булыгыз, исән-имин йөрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев