Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокуратура хәбәр итә

Актаныш район прокуратурасы Әтәс җирлегенә караган Бикчәнтәй авылы территориясендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Иске Бикчәнтәй авылының Г.Тукай һәм Х.Мөхәммәт урамнары чатында юл читенә куелырга тиешле киртәләр юк. Өстәп, бу урамнар ГОСТ таләпләренә туры килмиләр: кар-боз белән капланган урыннар чистартылмаган, юлларга бозлавыктан саклану өчен берни сибелмәгән, юл киңлеге...

Актаныш район прокуратурасы Әтәс җирлегенә караган Бикчәнтәй авылы территориясендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча таләпләрнең үтәлешен тикшерде.
Иске Бикчәнтәй авылының Г.Тукай һәм Х.Мөхәммәт урамнары чатында юл читенә куелырга тиешле киртәләр юк. Өстәп, бу урамнар ГОСТ таләпләренә туры килмиләр: кар-боз белән капланган урыннар чистартылмаган, юлларга бозлавыктан саклану өчен берни сибелмәгән, юл киңлеге нибары 2,30-3,80 м тәшкил итә һәм анда да 5-10 см тирәнлектәге тәгәрмәч эзе барлыкка килгән. Карлы-бозлы колеялар, юлның йөрер өлеше тараеп калу машиналар хәрәкәтен авырлаштыра. Бу кимчелекләр җәяүлеләрнең дә, автомобиль йөртүчеләрнең дә саулыгын һәм гомерен куркыныч астына куя, юл һәлакәтләренә сәбәп була.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыруда Әтәс җирлеге муниципаль берәмлегенең эшләмәвен тануны һәм муниципаль берәмлекнең күрсәтелгән кимчелекләрне бетерүен таләп итеп, район судына административ дәгъва белән мөрәҗәгать итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев