Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Штрафыңны вакытында түлә

Административ штраф салынган граждан, штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң, 60 көннән дә соңламыйча штраф түләргә тиеш. Бу турыда РФ Административ хокук бозулар кодексының 1өлешенең 32.2 маддәсендә искәртелгән. Административ хокук бозу турында эш белән килешми, мәхкәмәгә шикаять бирүнең 10 көнлек срогын исәпкә алсаң, штраф түләмәгән өчен җаваплылык, карар...

Административ штраф салынган граждан, штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң, 60 көннән дә соңламыйча штраф түләргә тиеш. Бу турыда РФ Административ хокук бозулар кодексының 1өлешенең 32.2 маддәсендә искәртелгән. Административ хокук бозу турында эш белән килешми, мәхкәмәгә шикаять бирүнең 10 көнлек срогын исәпкә алсаң, штраф түләмәгән өчен җаваплылык, карар чыгарганнан соң, 71нче көнендә башлана.
Билгеләнгән вакыт аралыгында административ штраф түләнмәсә, әлеге гражданга карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 1 өлеше 20.25 маддәсе нигезендә беркетмә төзелә. Штрафын вакытында түләмәүче, җәмәгать суды тарафыннан салынган штрафны икеләтә күләмдә (ә ул 1000 сумнан аз булырга тиеш түгел) түләргә, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынырга, яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем чыгарыла. Шул ук вакытта, җәмәгать суды тарафыннан чыккан карар түләнмәгән штрафтан азат итми.
Бүгенгесе көндә Актаныш ЮХИДИ бүлеге тарафыннан штрафны вакытында түләмичә йөргән 108 гражданга административ беркетмә төзелеп, җәмәгать суды карары нигезендә админстратив җаваплылыкка тартылды.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, суд каршына басучыларның байтагы - руль артына исерткеч эчемлек кулланган хәлдә утыручылар. Узган елның 1 сентябреннән законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, исерек килеш тоткарланган шоферлар хәзер юл йөрү таныклыгыннан гына мәхрүм ителми, 30 меңнән 50 меңгә кадәр сум штраф та түләргә тиеш була.
Шулай ук, ЮХИДИ суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне тиз ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирә. Кайберәүләр автоматик режимда эшләүче видео җайланмалар ярдәмендә теркәлгән кагыйдә бозу очраклары турында үзенең белми калуын сәбәп итеп, штрафны вакытында түләми. Әмма мондый аклану җаваплылыктан качуга нигез була алмый. Штрафны барыбер түләргә туры киләчәк.
Бүгенге көндә банклар һәм хезмәт күрсәтү терминалларыннан штраф түләү турындагы мәгълүмат электрон рәвештә ЮХИДИ бүлекчәләренә тапшырылып бара. ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең рәсми интернет-порталында (gibdd.tatarstan.ru яки rpolis.ru) түләнмәгән штрафлар хакында белергә була. Ә uslugi. tatarstan.ru сайты аша банк пластик картасы ярдәмендә дәүләт пошлинасын һәм штрафны түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә, барлык районнар бүлекчәләрендә, шул исәптән, Актаныш ЮХИДИ бүлекчәсендә дә түләү өчен терминал урнаштырылды.
Хөрмәтле гражданнар! Түләнмәгән штрафларны мәҗбүри түләттерү закон бозган өчен җәзаның котылгысызлыгы принцибына ирешү өчен эшләнә. Юл кагыйдәләрен бозуның һәр очрагы өчен штраф түләргә мәҗбүр булган машина йөртүче алга таба таләпләрне төгәл үтәүне исендә тотарга тиеш. Төрле күңелсезлекләрдән котылу максатыннан, ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны тиешле вакытында түләргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев