Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

20 – 26 сентябрьгә йолдызнамә

20 – 26 сентябрьгә йолдызнамә.

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу чорда тәвәккәллек күрсәтеп маташмау хәерле. Уңайсыз хәлдә калу, акча югалту, якыннарыгыз белән сүзгә керү куркынычы бар чөнки. Ялгызларны бик тә матур һәм озакка сузылачак хисләр көтә. Салкын тиюдән сак булыгыз: җылырак киенеп йөрергә, суык әйберләр ашамаска тырышыгыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эштәге бер мәсьәлә буенча бәхәс чыгар. Фикерегезне яклап, кыю сүзләр әйтеп ташлаудан курыкмагыз. Сезнең сүзгә, һичшиксез, колак салачаклар! Бу исә үзегезне рухландырып, канатландырып җибәрәчәк. Атна ахырында көтелмәгән бер очрашу күңелегездә онытылып бетә язган хисләрне актарып чыгарачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Үзегез теләгәнчә, рәхәтләнеп яшәү мөмкинлеге биргән бик уңышлы атна. Кесә ягы калынаю, күңелегезгә якын танышларыгыз белән очрашып аралашу, көтмәгәндә генә үзегезгә файда китерердәй хәлләр килеп чыгу көтелә. Ерак сәфәргә җыену ихтималы да юк түгел. Эштә барысы да әйбәт.

Кысла (22.06 – 22.07) Соңгы вакытларда, эштән бигрәк, ыгы-зыгысы күбәйде түгелме? Кирәкмәгән аралашулар, буш сүзләр энергиягезне суырып, тынычлыгыгызны алдымы? Хафаланмагыз: дәрәҗәле кешеләр белән очраклы гына дуслашып китү ихтималы зур. Алар бу хәлдән котылырга гына түгел, ә эш урынында үсеп китәргә дә булышыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Атна авыррак башланып китмәгәе: акчасызлык кәефкә сугар шикелле. Борчылмагыз, вакытлыча күренеш кенә бу. Сәламәтлек мәсьәләсендә, күз тимәсен, барысы да тел-теш тидергесез булачак. Инде атна ахырында ук, үзегездә таулар күчерердәй көч-куәт сизеп, матди якны ныгытырдай юллар эзли башларсыз. Һәм табарсыз да!

Кыз (24.08 – 22.09) Көтелмәгән үзгәрешләр булырга мөмкин. Күп көч һәм вакыт таләп иткән, әмма кереме дә мулдан булган бер эш табуга ирешерсез. Гаиләдә исә бер-береңә юл куярга кирәктер. Юкса кечкенә генә бер әйбердән туган бәхәс кара тавышка әйләнеп, дөньяның астын-өскә китерергә мөмкин.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атна уртасында байтак кына чыгым көтелә. Тик куркасы юк: тотылган акчагыз үзегезгә бик тиз әйләнеп кайтачак. Артыгы белән әле! Эштә мөһим хезмәткәр булып торуыгызны аңлау мөмкинлеге бирердәй бер хәл килеп чыгар. Бу исә абруегызны күтәреп җибәрер һәм хәтта кайберәүләрнең мин-минлегенә дә тияр.

Чаян (24.10 – 22.11) Ниндидер яңа кешеләрнең көенә, әллә ниндирәк шартларга җайлашырга туры килер. Озак уйлап тормагыз: эчке сиземләвегез нәрсә дисә – шуны эшләгез. Акча мәсьәләсендә борчылырга урын юк: барысы да тәртиптә. Хезмәт хакы арту өстенә, тегеннән-моннан да акча керер. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырдай вакыйга булып алыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Хыялны чынбарлык белән буташтыра күрмәгез. Чоры шундыйрак… Бу атнада чынлап торып мөһим әйберләрне кирәкмәсрәкләреннән аерырга өйрәтердәй хәлләр булыр. Тормышыгызны җиңеләйтеп җибәрәчәк бу. Эшсезлектән интегеп йөрүче саерак акыллы адәмнәр юлыгызда очрарга мөмкин. Мөмкин кадәр алардан ераграк булыгыз!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Керемнәрне арттыру мөмкинлеге пәйда булыр. Тик сәфәрләрнең күпкә китүе якыннарыгызда канәгатьсезлек уятыр. Эшне зурга җибәрмәс өчен кайбер сәяхәтләрдән баш тартып тору хәерле. Зур әйбер – кыйммәтле йорт җиһазы, машина яки көнкүреш техникасы сатып алу теләге тормышка ашар.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бөтен проблемагыз нидә дип уйлыйсыз? Әз генә эш кыймылдатсагыз да, акча каеру ягын карыйсыз. Ягъни бушлай берни эшләмисез түгелме? Шулай икән, нәкъ менә хәзер үзегезне төзәтү юлына басыгыз. Бернигә өмет итмичә, берәр игелекле эш кылыгыз әле. Керем түгел, ә кемнәрнеңдер рәхмәте үзегезне кыенлыклардан йолып калуын аңларсыз…

Балык (20.02 – 20.03) Эштәге проблемаларның очына чыгу өчен күңелегез тартмаган хезмәттәшләрегезгә баш ияргә туры киләчәк. Борчыласы юк: алар үзегезгә берни булмагандай ярдәм итәчәк. Бу исә араларны җылытып, дуслашуга этәргеч бирәчәк. Атна ахырында акчалы эш тәкъдим итәчәкләр. Минем хәлдән килмәстер бу, дип икеләнеп калмагыз: шундук ризалашып, эшкә дә тотыныгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев