Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сливадан телеңне йотарлык тәм-том: джем, повидло соус, кетчуп, сок ясау

Бакчаларыбызда сливалар өлгереп килә. Бу җимештән кайнатма, сок кына түгел, тәмледән-тәмле соус, кетчуплар да ясарга мөмкин. Иң җиңел эшләнелә торган иң “тәмле” рецептларны тәкъдим итмәкчебез.

Сливадан джем

Шикәре бик аз гына күләмдә булган хуш исле джем килеп чыга.

Кирәк булачак: 2 кило өлгереп җиткән слива, 10 аш кашыгы шикәр комы, 2 корица таягы.

Сливаны юып, төшен алабыз. Җимешне шикәр комы һәм корица белән бергә кәстрүлгә салып, кайнатып чыгарабыз. Салмак кына утта, болгата-болгата, 20 минут кайнатабыз. Шуннан җимешләрне иләк аша үткәрәбез. Салмак кына утка куеп, тагын 40 минут чамасы кайнатабыз. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

Сливадан повидло

Аны десерт яки бәлеш-бөккәннәр эчлеге сыйфатында кулланырга мөмкин.

Кирәк булачак: 3 кило слива, 3 кило шикәр комы, 1,5 стакан су.

Сливаны юып, төшен алабыз да кәстрүлгә салабыз. Суга шикәр комы кушып, сироп кайнатабыз. Сиропны җимеш өстенә агызып, 2 сәгать тотабыз. Шуннан салмак кына утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Төнгә суытырга калдырабыз. Иртә белән яңадан утка куябыз: кайнап чыккач, салмак кына утта тагын 10 минут кайнатып алабыз. Тулысынча суынгач, кабаттан ике тапкыр шулай эшлибез. Кайнар повидлоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

Сливадан соус

Теләсә кайсы аш-суга үзенчәлекле һәм бик тәмле тәм өсти.

Кирәк булачак: 2 кило слива, 1 баш суган, 1 сарымсак теше, 3,5 стакан шикәр комы, 2 стакан алма уксусы, 1 аш кашыгы гәрчич порошогы, 1 аш кашыгы төелгән

имбир, 1 чәй кашыгы төелгән корица, 1 чәй кашыгы төелгән кызыл борыч, ярты чәй кашыгы төелгән гвоздика.

Сливаның төшләрен алабыз. Йомшагын суган һәм сарымсак белән бергә блендерда изәбез. Килеп чыккан катнашманы калын төпле кәстрүлгә салабыз. Калган ингредиентларны өстәп, кайнатып чыгарабыз. Әледән-әле болгатып, 1-1,5 сәгать чамасы пешерәбез. Кайнар соусны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз.

Реклама

“Второй” белән ашау өчен үтә дә тәмле ризык!

Помидор һәм сливадан соус

Кетчупка охшаган менә дигән соус килеп чыгачак!

Кирәк булачак: 2 кило слива, 2 кило томат, 3 баш суган, 1 баш сарымсак, 1 әче борыч, 1 сельдерей сабагы, 1әр бәйләм базилик, укроп, кинза, 150 грамм шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз.

Помидорларның кабыгын аркылы-торкылы кисеп, ике минут чамасы кайнап торган суда тотып алабыз. Кабыгыннан чистартабыз (кайнар суда тотканнан соң үзеннән-үзе диярлек кубып төшәчәк). Сливаны, төшләрен алып, помидор, суган, сельдерей, укроп һәм базилик белән иттарткыч аша чыгарабыз. Килеп чыккан катнашманы кәстрүлгә салып, шикәр комы, тоз өстибез дә кайнатып ччыгарабыз. Шуннан 1,5 сәгать дәвамында салмак кына утта пешерәбез. Пешеп чыгарга ярты сәгать кала соуска сарымсак (изеп) һәм кинза (ваклап турап) өстибез. 15 минут кала әче борычны (ваклап турап) салабыз. Әзер соусны суытып, банкаларга тутырабыз. Кайнап торган суга утыртып стерильләштергәннән соң тимер капкач белән борып ябабыз

Сливадан кетчуп

Өлгереп җиткән сливадан бик тәмле һәм гаҗәеп дәрәҗәдә хуш исле кетчуп килеп чыга.

Кирәк булачак: 1 кило слива, 2 баш сарымсак, 2 аш кашыгы кипкән укроп, 2 чәй кашыгы кипкән бөтнек, 3 чәй кашыгы төелгән кориандр, 0,5 чәй кашыгы төелгән кызыл борыч, тәменә карап тоз.

Сливаны урталай бүлеп, төшен алабыз һәм сулы кәстрүлгә салабыз. Йомшарганчы, пешерәбез. Суын сөзеп, сливаны шушы ук кәстрүлгә иләк аша үткәрәбез. Килеп чыккан пюрены салмак кына утта куерганчы пешерәбез. Пешеп чыгарга 1-2 минут кала, ваклап туралган сарымсак, тәмләткечләр (шул исәптән кипкән яшел тәмләткечләр) һәм тоз өстибез. Әзер кетчупны банкаларга тутырып, суыткычта саклыйбыз.

Үз согындагы слива

Шикәр комын сливаның ни дәрәҗәдә татлы-тәмле булуыннан чыгып алырга кирәк.

Кирәк булачак: 2 кило слива, 0,5 кило шикәр комы (слива тәмам өлгереп җиткән, бик тәмле булса).

Сливаны юып, суын саркытабыз. Төшен алып, өстенә шикәр комы сибә-сибә, банкаларга тутырабыз. Банкаларны кайнап торган суга утыртып, стерильләштерәбез. Сливалар төпкә утыра башлагач, банканы тутыру өчен, җимешләрне өстәп торабыз. Стерильләштерү барышында сливаның согы чыгачак, шикәр комы эриячәк. Шуннан банкаларны тимер капкач белән ябып, астын-өскә әйләндереп куябыз. Өстенә җылы әйбер ябып, бер тәүлек тотабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев