Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Иң тату сыйныф кайсы районда: Бездә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай, Мөслим ата-аналар комитетлары республика бәйгесендә көч сынаша

Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы уза. Республикабызның Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай, Мөслим ата-аналар комитетлары иң көчле команда исеме өчен көч сынаша.

Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылучы бәйгедә районыбыз данын Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары һәм ата-аналары яклый.

Ландыш Илис кызы җитәкчелегендәге алтынчы сыйныф укучылары һәм ата-аналары беренче этапны уңышлы узды. Мәртәбәле жюри каршында гаилә һәм мәктәп бердәмлеген күрсәтүче күргәзмәдә осталыкларын, милли гореф-гадәтләребез, күренекле шәхесләребез, йолаларыбызны тәкъдим иттеләр.

Әлеге вакытта конкурсның "Визитка", "Проект" этаплары бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев