Иртәгә, 6 гыйнварда минус 9- 11 градуска кадәр суытачак
Дүшәмбе, 6 гыйнварда, Татарстанда һава торышының төнлә минус 11 градуска һәм көндез минус 9 градуска кадәр суытуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Бераз кар явуы ихтимал,кайбер районнарда – җиңелчә буран көтелә. Җил секундына 6-11 метр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һәм иртән минималь температура минус 6дан минус 11 градуска кадәр тәшкил итә. Көндез минус 4-9 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык.
Синоптиклар республикада төньяк атлантик циклоннарның активлыгы югары булуы турында кисәтә. Шул сәбәпле һаваның уртача тәүлеклек температурасы климатик нормадан 5-7 градуска югарырак. Әмма якын арада төбәккә салкыннар кайтачак әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев