Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Рамазан аенда мәрхәмәт күрсәтик әле- Юлия апабызны йортлы итик!

Юлия апа Әхмәтованы районыбызда белмәгән кеше юктыр. Бөек Ватан сугышы чоры баласы буларак ул үзенең замандашлары өчен озак еллар янып-көеп йөри. Аларга хөкүмәтнең, район җитәкчелегенең йөз белән борылуын теләп чыгышлар ясый, исемлеген булдырып китап битләрендә исемнәрен мәңгеләштерә. Менә шундый тынгысыз зат 84 яшендә йортсыз калды.

Юлия апа хастаханәдә җитди авырудан дәваланып ятканда аның йорты янып күмергә әйләнде. Хәзерге вакытта Юлия апаны улының аерылган хатынының әти-әнисе үзенә сыендырган. Ак әбинең картаймыш көнендә үз йортында, үз нигезендә үз көенә яшисе килә. Әйдәгез, Юлия апаны язмыш кочагында калдырмыйк әле, җәмәгать белән кечкенә генә бер йорт төзерлек акча җыелуга ул бик өметләнә. 

Башкаларга игелек кылу ул бурыч түгел, ә синең сәламәтлегеңне яхшыртучы һәм бәхетеңне арттыручы савап кына, диләр бит. Рамазан- игелек һәм миһербан ае. Әйдәгез сәдака-хәерләребез белән Юлия апабызга ярдәм итик.  Ярдәм өчен акчаларыгызны Юлия әбинең оныгы Ахметов Рамазан Фаридовичның Сбербанк картасына сала аласыз. Карта номеры 2202 2061 9287 5800. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев