Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Яшел ут» бәйгесендә «Каенкай» балалар бакчасы җиңде (+фоторепортаж)

Бүген районыбыз балалар бакчалары арасында оештырылган «Яшел ут» бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Бәйрәмчә тантана беренче санлы «Умырзая» балалар бакчасында узды. Җиңүчеләрне Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсенең балалар бакчалары буенча методисты Наилә Хәсәнова котлады.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе ике елга бер тапкыр балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында "Яшел ут" бәйгесе оештыра.

Педагогларның көтеп алган бәйгесендә 13 балалар бакчасы коллективы һәм 18 тәрбияче катнашты. Иң элек тәрбиячеләр зоналарда көчләрен сыный.  Быел ул районыбызда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү базасы булган "Умырзая" балалар бакчасында узды.

Жюри бәйгегә иң яхшы әзерлекле балалар бакчасы  дип "Каенкай" балалар бакчасын игълан итте.

Бакчаның алдынгы эш тәҗрибәсе республикакүләм конкурска җибәрелде. Шулай ук республикакүләм бәйгедә районыбыз данын "Умырзая" балалар бакчасыннан Резеда Низамова яклаячак.

Җиңүче коллективларга принтерлар бүләк иттеләр. Башкаларга да эш дәверендә кирәкле җиһазлар һәм дипломнар тапшырылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев