Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Яз килде: Юллар игътибар көтә

Бүген районыбызның юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе язгы чорда иң актуаль булган мәсьәләләрне карады.

Елның юллар өчен шактый җимергеч чорына аяк бастык. Көндезен җылытып, кар эри, юллардан гөрләвекләр ага, төнлә белән суыта, юлларда бозлавык барлыкка килә. Язгы чорда юлларда куркынычсызлыкны булдыру мөһим. Шулай ук кар эреп су биеклеге күтәрелә, күперләр, буаларның торбаларын чистартып су агымы үтәрлек итеп  кую көн кадагында. Комиссия эшчәнлегенә рәислек иткән район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов су басу куркынычы булган урыннарны игътибар үзәгенә алу кирәклеген ассызыклады. "Татавтодор"ның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ришат  Идрисов әлеге бурычларның вакытында хәл ителүен белдерде. 

Икенче күңелне тырнап торган мәсьәлә- авыр йөк ташучы зур габаритлы автомобильләрнең регионара һәм муниципаль юлларга зыян салуы. Мәсәлән, Уръяды һәм Күҗәкә авыллары арасындагы юллар бу большегрузлардан иң еш ватыла торган участокларның берсе. Киров - Бикчәнтәй юлы да кайгыртуга мохтаҗ. Рөстәм Алмаз улы ЮХИДИ хезмәткәрләреннән авыр йөк ташучы автомобильләрне тикшерү өчен рейдларны ешрак оештырырга кушты. 

Комиссия барышында  ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев, Чаллы шәһәренең "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" территориаль идарәсе җитәкчесе Сергей Карпов, белем бирү оешмаларында юл хәрәкәте иминлеге куркынычсызлыгын профилактикалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова чыгыш ясады. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов комиссия эшен йомгаклап чыгышларда күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген әйтте. Проблемаларны бергәләп чишү юлларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев