Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Ленар Зарипов: Балаларга һәм яшүсмерләргә мотоспорт белән шөгыльләнү өчен аерым зона төзергә кирәк

Бүгенге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә ЮХИДИ җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев 2024 елның ике аенда Актаныш районы юлларындагы вәзгыятькә анализ ясады. Шунысы сөендерә, әлеге вакыт эчендә балалар катнашында юл фаҗигаләре теркәлмәгән. Әмма, канәгатьлек белән кул кушырып утыру килешмәс. Алда-язгы һәм җәйге каникуллар.

2024 елның 2 аенда район юлларында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган, 5 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре- автомобильләрнең үзара бәрелешүе белән бәйле 5 очрак, бер җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән.

Иң күп юл фаҗигаләре "Идел" М 7 федераль юлына туры килә.  5 юл фаҗигасендә 4 кеше һәлак булган, тагын 4 кеше җәрәхәтләнгән. 2023 нче елның ике аенда исә 3 юл һәлакәте булып 2 кеше үлеме, бер кешенең яралануы билгеле.

Региональ юлларда бер юл һәлакәте теркәлде, Иске Кормаш белән Шәбезбаш авылы юлындагы фаҗига җәяүле гаебе белән килеп чыккан. 

Эчкән хәлдә машина руле артына утырган 7 кеше җаваплылыкка тартылган. Бер тапкыр алкогольле эчемлек куллану аркасында йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә, кабат шушы ук хатаны кабатлаган ике райондашыбыз янә закон каршында җавап тотачак. Хәмер эчкән килеш авария ясау очраклары булмаган.

Юл кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында  ике юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелә, бер кеше яралана. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге юл кагыйдәсен үтәмәү белән бәйле 11 машина йөртүче тоткарланган. 

16 яшькә кадәрге балалар катнашында ике юл-транспорт фаҗигасе килеп чыгып, 2 бала травмалар алган. Шунысы сөендерә, районыбызда балаларның саксызлыгы белән бәйле аварияләр булмаган.

Балалар транспорт йөртүче буларак юл-транспорт фаҗигаләре теркәлмәсә дә язгы кояшлы көннәр якынлашу  тиздән балигъ булмаганнарның велосипед, скутер, мопед кебек транспорт чараларына утыра башлаячагын ишарәли. Тиздән язгы, аннан озак та үтми җәйге каникуллар җитә. Димәк, урамнарда янә мопед, мотоцикл тавышы яңгырый башлаячак. Комиссия утырышында район башлыгы Ленар Зарипов балалар һәм яшүсмерләрнең иминлеген тәэмин итү максатыннан  балалар өчен мотоспорт белән шөгыльләнергә аерым зона төзергә тәкъдим итте.

Ренат Шәмсиев инспекторларның юлның рөхсәт ителмәгән урынында каршы як полосага чыккан өчен 11 кагыйдә бозучының, тагын юл кагыйдәләрен үтәмәгән 31  машина йөртүче һәм җәяүленең, вакытында административ штраф түләмәгән 21 кешенең ачыклануын әйтте. 

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев