Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Бүген ураза аеның дүртенче көне тәмамлана

Кадерле мөселман кардәшләребез, бүген ураза аеның дүртенче көнен йомгаклыйбыз. Тоткан уразаларыбыз һәм кылган догаларыбыз кабул булсын!

Бүген ифтар вакыты 17 сәгать 29 минутка туры килә. Иртәгә, 15 мартта сәхәр 3 сәгать 33 минутта тәмамлана. 

Рамазан аенда гына тырыша-тырыша гамәлләр кылып, ә башка айларда ял итәргә дә ярый дигән уй дөрес түгел. Чөнки Рамазан ае ул ел буена гамәлләр кылу өчен этәргеч булып тора. Мисал өчен очкычны алыйк. Очкыч һавага очып китәр өчен, җирдә тизлеген ала. Һәм тизлеген арттырып югарыга, һавага очып китә. Шулай ук Рамазан аеның бәрәкәте ел буена таралырга тиеш. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Аллаһ каршында иң яраткан гамәл - аз булып, даими эшләнә торганы», - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев