Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бер җылы сүз, якты караш, игътибар могҗиза тудырырга сәләтле

- Бүген сезнең белән сөйләшүемә, аралашуыма бик бәхетлемен. Балачакта безне эшкә өйрәткән күрше апаларыма күңелдә саклап йөрткән рәхмәт хисләрен белдерәмен, - дип, күңеле нечкәреп, күзләре яшькә чыланып истәлекләре белән уртаклашты аскы Актанышта яшәүче Рәмзия апа Хәбибуллина кул эшләре күргәзмә-бәйгесендә. 10 октябрь көнне район мәдәният йортында "Күңел җылысын биреп" күргәзмә-бәйгесе һәм...

- Бүген сезнең белән сөйләшүемә, аралашуыма бик бәхетлемен. Балачакта безне эшкә өйрәткән күрше апаларыма күңелдә саклап йөрткән рәхмәт хисләрен белдерәмен, - дип, күңеле нечкәреп, күзләре яшькә чыланып истәлекләре белән уртаклашты аскы Актанышта яшәүче Рәмзия апа Хәбибуллина кул эшләре күргәзмә-бәйгесендә.

10 октябрь көнне район мәдәният йортында "Күңел җылысын биреп" күргәзмә-бәйгесе һәм быел тәүге тапкыр үткәрелүче район ветераннары үзешчән сәнгать коллективларының "Асылташ" бәйгесендә җиңүчеләрнең чыгышы белән тәмамланды декада.

Мәдәният сарае керә-керешкә өлкәннәребезнең күңел җылысын туплаган бихисап кул эшләре белән каршы алды. Бик күп сабырлык, күз нуры сорый торган хезмәт. Яратып башкарсаң гына, кабатланмас бизәкләр килеп чыга, кул хезмәтең башкаларга да күрсәтерлек, игътибарга алырлык була. Алты яшьтән кышкы озын кичләрдә әнием, әбием янында утырып, мамык шәл бәйләргә өйрәнгәнлектән, үзләре башкарган кул эшләрен туплап, бәйгедә катнашучы хатын-кызларыбыз белән аралашу рәхәт тә, файдалы да, нәтиҗәле дә булды. Һәркайсының үз тәҗрибәсе, эшләү ысулы, оригиналь әйберләр бик күп. Һәркайсы яратып, үзенчәлекле эшләнгән. Мәсәлән, Татар Суыксуыннан Зөһрә Сәлимованың кул эшләрендә нечкә, матур элекке чигүләр.Зөлфирә Исламовада үзенчәлекле тегү үрнәкләре. Усыдан Илсөяр Галиева картиналарны оста ясый, бу юлы шамаилләр чигеп катнашкан. Иске Кормаш авыл җирлегеннән тупланган кул эшләре арасында тегеп ясалган татар әбие һәм бабаена игътибар иттем. Аерым исем белән бәйгедә катнашмаган, матур бизәлеш өчен алып килгәннәр. Кыркаентүбәдән Ильмира Вәлиеваның кул хезмәте икән.

Әңгәмәдәшләрем үзләренең эшләү үзенчәлекләре белән дә таныштырдылар.

Илиза Хәкимова, Актаныш:

- Актанышка Иске Кормаштан килдем. Монда килгәнемә 40 елдан артык инде. Гомер буе төзелештә эшләдем, Актанышны төзедем, беренче кирпечен салдым. Балачактан кул эшләре белән шөгыльләндем. Әнием чигә иде. Мәктәптә укыганда күргәзмәләрдә катнашып, гел беренче урын алдым. Бик яратып эшлим. Чиккән әйберләремне Путинга, Медведевка, Шәймиевкә дә бүләк иттеләр. Сөенәм генә, эшкә этәргеч бирә ул миңа. Заказлар белән эшлим. Күршем Энҗе Насрыева да керә. Үзем дә керәм. Бизәкне күбрәк үзем уйларга тырышам. Бәләкәйдән рәсемгә, сызымга хирыслыгым бар иде. Алабугада яшәүче кызым Гүзәлия Ситдыйкова да шулай чигә, тегә, күргәзмәләрдә катнаша. Мондагы улымның кызы Алия Даутова да рәсем ясый, чигүләр эшли. Бәләкәй оныгым өченче класста. Ул да: Әбекәй, матур булганмы? -, дип күтәреп килә.

Динә Латыйпова, Актаныш:

- Яшь чагында чигә идем. Хәзер бәйлим. Үз күңелем, тынычлыгым өчен эшлим. Үземә, оныкларга, туганнарга. Ветераннар советы каршында эшләп килүче түгәрәккә йөрибез. Белгәннәремне башкаларга да өйрәтәм.

Рәмзия Хәбибуллина, Актаныш:

- Тумышым белән Иске Айман авылыннан мин. Хәзер аскы Актанышта торам. Чигү, тегү, бәйләмгә мәхәббәтем балачактан. Күрше апаларыбыз Җәмилә апа белән Фәридә апага рәхмәтем чиксез. Шулардан үрнәк алып өйрәнгәнмендер барысына да. Һәрберебез, баламы, олымы, кич гел шуларга җыела идек кечкенә вакытта. 60-70 нче еллар. Маллары, үз хуҗалыклары - йорт эшләре дә бихисап. Фәридә апабыз безгә яңа чыккан романнарны кычкырып укый, без үз эшебез белән. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын тыңлыйбыз шулай һәр кич. Белмәсәк, ничек эшләнә, дип сорыйбыз. Алар безгә өйрәтә. Аннан соң чәй эчерәләр безгә. Хәзер дә якты итеп искә алам аларны. Үз балаларым булгач, бәйләм әйберләр дефицит иде ул вакытта, үзем бәйләп кидерә идем, чигеп куя идем. Хәзергә кадәр дәвам итәм, схемалар ясап эшлим. Чәчәкләр, гөлләр үстерәм. 4 балам, 8 оныгым. Бөтенесе Чаллыда яшиләр. Кунакка кайткач, балалар иртән торып чыгалар да, әни, синең монда җылы яктагы кебек, диләр. Иртән торам, юынам, иртәнге намазны, аннан Коръән аятьләре, сүрәләр укыйм. Шуннан соң кул эшләренә тотынам. Бүген беренче тапкыр катнаштым, чигелгән картиналар белән. Бер картинаны чигүгә алты ай вакыт китте.

Альбина Хәсәнова, Татар Суыксуы авылы:

- Яшьтән үк чигү чиктем. Балалар үсеп чыгып киткәч, ялгызлыктан кул эшләренә тотындым. Өч балам гаиләсе белән Чаллыда тора, кайтып йөриләр. Бер малай, бер кыз Казанда. Иптәшем үлгәнгә 16 ел. 49 яшендә вафат булды. Бианай, биатай белән 23 ел тордым. Гомер буе бухгалтериядә эшләп ялга чыктым. Хәзер өйдә, кул эше белән күңелемә юаныч табам. Чиккән мендәр тышларымны бүләк итәм. Кайберләрен сатып та алалар. Кытайга, Япониягә дә алып киткәннәре бар хезмәтләремне. Зур оныгым Илүзә дә чигә. Бик ярата, чигү түгәрәкләренә йөри. Чаллыда инглиз мәктәбендә укый гел "5"гә. Авылда бертуган энем Ирек Латыйпов - хезмәт укытучысы. Аның да даны еракларга киткән. Сәгатьләр, тәрәзә кашагалары ясый. Кич утырып чигәбез чигүләрне, күршеләр, дуслар йөрешәбез. Сеңлем Нәзлия Сәрвәретдинова да бәйли. Гөлсинә Галиева да керә кичләрен. Бергә-бергә эшлибез. Җәен сезонны ябабыз. Бакчада эшлибез. Оныклар карыйбыз. Бәбкәләр, чебиләр үстерәбез.

Татар Суыксуы җирлегеннән өлкәннәрне ветераннар советы рәисе Рәшидә Солтанова алып төшкән иде.

- Үзешчән сәнгатьтә дә катнаша Альбина апа. Районда быел беренче тапкыр "Асылташ" бәйгесе үтә. Зона этабының беренчесе бездә үткәрелгән иде. Өлкәннәр бик актив булдылар. Бүген йомгаклау өлешендә дүрт номер белән чыгыш ясыйбыз - ирләр вокаль ансамбле, Годәер абый Шәемовның моряк биюе, Роберт абый Сәлахиев, Шамил Шәемов ялгыз җыр белән. Кичә генә спартакиадага бардык. Роберт абый - ату буенча, Хәләф Сираев тенниста өченче урын алды. Өлкәннәребез сәнгатьтә дә, спортта да актив. Барабыз, йөрибез, оештырыгыз, дип кенә торалар, - диде ул.

Өлкәннәребезнең тырышлыкларына бәя биреп, ул көнне ике бәйгегә дә нәтиҗә чыгарылды, җиңүчеләр бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев