Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Италия баяны Актанышка килеп җитте

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле композитор һәм баянчы Инсаф Хәбибуллинның Италиядә эшләнгән баянда уйнап карыйсы килү теләге, ниһаять, чынга ашты. Аңа баянчылар арасында дәрәҗәсе зур булган әлеге кыйммәтле уен коралын бүләк иттеләр. Инсаф Хәбибуллинның әлеге шатлыгы белән без дә уртаклаштык, аның белән күрешеп, кызыксынган сорауларыбызга җавап таптык. - Италия баяннары...

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле композитор һәм баянчы Инсаф Хәбибуллинның Италиядә эшләнгән баянда уйнап карыйсы килү теләге, ниһаять, чынга ашты. Аңа баянчылар арасында дәрәҗәсе зур булган әлеге кыйммәтле уен коралын бүләк иттеләр.
Инсаф Хәбибуллинның әлеге шатлыгы белән без дә уртаклаштык, аның белән күрешеп, кызыксынган сорауларыбызга җавап таптык.
- Италия баяннары чынлап та дәрәҗәле уен коралы булып саналамы? Сезнең әлеге гармунда уйнап караганыгыз булдымы?
- Моңарчы Актанышның мәдәният өлкәсенә күбрәк үзебездә, Германиядә ясалган баяннар алынды. Шуларда уйнап, җырчыларны җырлатып, биючеләрне биеттек. Ә Италиядә эшләнгәннәрен күргән булмады. Аларның дәрәҗәсе, чынлап та, зур. Соңгы елларда Татарстанның һәм Башкортстанның танылган баянчылары Италия баяннарына күчеп беттеләр дияргә дә була. Ренат Вәлиев, Рөстәм Вәлиев, Кирам Сатиев шундый уен коралында уйныйлар.
Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 21 август, 2013 63 (9809) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев