Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Киров авыл мәдәният йорты халык театры Гран-при яулады

2016 елның гыйнвар-февраль айларында авыл мәдәният йортларында халык театрлары һәм драма коллективлары смотры узды. Смотрның шарты буенча авыл драма коллективлары сәхнә әсәрен куйганда үзләре теләгән теманы һәм жанрны сайлады. Татар, башкорт драматургларының 47 әсәре сәхнәләштерелде. Спектакльләрдә барлыгы 570 үзешчән артист уйнады. Араларында зур театрларда чыгыш ясарлык оста артистлар да бар....

2016 елның гыйнвар-февраль айларында авыл мәдәният йортларында халык театрлары һәм драма коллективлары смотры узды.
Смотрның шарты буенча авыл драма коллективлары сәхнә әсәрен куйганда үзләре теләгән теманы һәм жанрны сайлады. Татар, башкорт драматургларының 47 әсәре сәхнәләштерелде. Спектакльләрдә барлыгы 570 үзешчән артист уйнады. Араларында зур театрларда чыгыш ясарлык оста артистлар да бар.
5 март көнне район мәдәният йортында йомгаклау тантанасы булып, Киров халык театры артистлары янә бер кат Актаныш тамашачылары алдында имтихан тотты. Алар тудырган образларны тамашачы спектакль барышында көчле алкышлар белән карап, хуплап утырды. Сәхнә бизәлеше, күренешләр алмашыну, бизәлеш, кино эффекты куллану да яңача эшләнгән.
Республика, төбәк бәйгеләрендә Татарстан һәм Башкортстан республикалары районнарыннан килгән театр коллективлары белән олы сәхнәдә актанышлылар данын яклау да аларга яңача уйларга, эзләнергә, иҗат итәргә этәргеч биргән. Кировлыларны уңышлары белән район башлыгы Фаил Камаев котлап, коллектив белән истәлеккә фотога да төште, җиңүче коллектив буларак, халык театрларының "Идел йорт" төбәкара бәйгесендә Актаныш данын яклауда уңышлар теләде.
Киров халык театрының яңа форматтагы спектаклен - Рәлиф Кинҗәбаевның "Туй күлмәгем калдым кочаклап" мелодрамасын сәхнәләштерүдә Башкортстан республикасы Уфа шәһәре Мостай Кәрим исемендәге башкорт милли театрының баш режиссеры Рөстәм Хәкимов зур өлешен кертте, сәхнә бизәлешенә юнәлеш бирде. Аның тәкъдиме белән яңа алымнар кулланып эшләнгән декорация бик күпләрдә соклану хисе уятты.
Җирлектә үткән һәр чарада актив катнашучы "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе - быелгы спектакльнең продюсеры Илфак Гаяновка, һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торучы иганәче Булат Фазлыевка коллектив чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев