Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китапханәчеләребез хөрмәтләнде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

27нче май көнне китапханәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Чарада гомерен китапханәгә багышлаган, сабыр, кыенлыкларга бирешмичә үз һөнәрләренэ тугры калып, әле бүген дә китаплар дөньясында яшәгән китапханәчеләребез дә, әле яна гына китапханә ишекләрен ачып үз хезмәт юлларын башлаган хезмәттәшләребез дә бар иде. Чараның күңеллле мизгелләре булып гомере буе меңәрләгән китап...

27нче май көнне китапханәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Чарада гомерен китапханәгә багышлаган, сабыр, кыенлыкларга бирешмичә үз һөнәрләренэ тугры калып, әле бүген дә китаплар дөньясында яшәгән китапханәчеләребез дә, әле яна гына китапханә ишекләрен ачып үз хезмәт юлларын башлаган хезмәттәшләребез дә бар иде.
Чараның күңеллле мизгелләре булып гомере буе меңәрләгән китап укучыларга хезмәт курсәткэн, бай эш тәҗрибәсе туплап уз һөнәрләренең остасына әйләнгән иҗат итә белгән Әхмәдишина Гөлназ Рафис кызы(Кәзкәй) , Мөнирова Рәзинә Васил кызы(Богады), Гайсина Диләрия Шайхиян кызы(Такталачык) -ТР Мәдәният Министрлыгының мактау грамотасы белән хөрмәтләнделәр.
Район башлыгыгының рәхмәт хатына Акмалова Лейсан Рифкать кызы(Күҗәкә), Шадрина Тәэминә Дарвин кызы( үзэк китапханә) лаек булдылар.
Район мәдәният бүлегенең мактау кәгазе белән Фарррахова Эльвира Шәйхенур кызы,Хамидуллина Лилия Адис кызы(үзәк китапханә) бүләкләнделәр.
Шулай ук яңа гына китапханәгә аяк баскан яшь китапханәчелэрнең тәҗрибәле, өлкән китапхәчеләрдән үгет-нәсихәт кабул итеп алдылар, уз чиратларында бәйрәмдә катнашучылар алдында, ышанычларын акларга суз бирделәр.
Шушы бәйрәм мизгелләре алдыннан үзлэренең 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Әхиярова Фәнҗия Рафаэль кызы, Гайнанова Фәндия Зофәк кызы мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз җитәкчесе Шадрина Тәэминә Дарвин кызыннан истәлек буләкләре кабул итеп алдылар.
Китапханә җитәкчесе Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады, ин изге теләкләрен җиткерде.Ә мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары кичәне тагын да бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев