Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Әкият“тә кунакта

1 июнь көнне Казан шәһәренең "Әкият" курчак театры бинасында, мәдәният елы кысаларында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкият-поэмасы язылуына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" Халыкара иҗат бәйгесенең йомгаклау өлеше тантаналы рәвештә узды. Әлеге бәйге бишенче тапкыр оештырыла. Бәйгедә төрле төбәкләрдән 700дән артык бала катнашты. Үзләренең иҗат эшләре белән Актанышыбыздан укучылар зур өлеш...

1 июнь көнне Казан шәһәренең "Әкият" курчак театры бинасында, мәдәният елы кысаларында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкият-поэмасы язылуына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" Халыкара иҗат бәйгесенең йомгаклау өлеше тантаналы рәвештә узды. Әлеге бәйге бишенче тапкыр оештырыла.
Бәйгедә төрле төбәкләрдән 700дән артык бала катнашты.
Үзләренең иҗат эшләре белән Актанышыбыздан укучылар зур өлеш керттеләр һәм аларның эшләре уңай бәяләнде.
Балалар сәнгать мәктәбеннән Әлина Борханова, Фәридә Гыйльмуллина II дәрәҗә лауреат, Яна Әхмәтова III дәрәҗә лауреат; сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Алисә Фәрдиева I дәрәҗә лауреат, Эльвина Габдрахманова II дәрәҗә лауреат; Актанышның 1нче мәктәбеннән Зөһрә Сәрвәрова III дәрәҗә лауреат; Актанышның 2нче мәктәбеннән Руслан Зарипов (остазлары - Айрат Сәрвәров) I дәрәҗә лауреат, Р.Гарипова һәм З.Хәйретдинова дипломант булдылар.
Җиңүче укучылар диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев