Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КВН ул – син һәм мин

КВН ул - син һәм мин! - 28 октябрь көнне Татар Суыксуы авыл җирлегендәге зона бәйгесендә катнашучы командаларда уйнаучы яшьләребез шундый фикердә. Яшьләрнең җитезлеген, тапкырлыгын, йөгерек уйны һәм зирәклекне чагылдыручы әлеге бәйге нәкъ тә менә аларның яшәү рәвешенә туры килә. КВНга быел 15 яшь! Иҗаттагы әлеге йөгерек кайнар дулкынны башлап...

КВН ул - син һәм мин! - 28 октябрь көнне Татар Суыксуы авыл җирлегендәге зона бәйгесендә катнашучы командаларда уйнаучы яшьләребез шундый фикердә. Яшьләрнең җитезлеген, тапкырлыгын, йөгерек уйны һәм зирәклекне чагылдыручы әлеге бәйге нәкъ тә менә аларның яшәү рәвешенә туры килә.

КВНга быел 15 яшь! Иҗаттагы әлеге йөгерек кайнар дулкынны башлап җибәрүче яшьләребез бүген остаз буларак яшьләргә үрнәк күрсәтә - сәхнәдә чыгыш ясаучылары да, оештыручылары да, тамашачы буларак, бәйгечеләргә көч-дәрт өстәп утыручылары да янәшәдә.

Татар Суыксуы мәдәният йорты директоры Гөлназ Баянова да тәҗрибәле КВНчы:

-Беренче команда әгъзасы идем. Ул вакытта әле хастаханәдә эшли идем. "Көләгеш камышлары" дигән исемне дә үзебез уйлап тапкан идек. Бер елны өлкәннәр КВН уйнадык та, яшьләр, эстафетаны сезгә тапшырабыз, дидек. Шуннан бирле гел авыл яшьләрен тартырга тырышабыз. Узган ел да гел яшьләрдән торды командабыз.

Команда яшьләре Алмаз Хуҗин, Аяз Галимов, Анастасия Галимова, Гөлчәчәк Габдрәшитова:

-Һәркайсыбыз яңа идея, яңа фикерләр белән катнашабыз, бик каты әзерләндек, без - яшьләр сәхнәдә ачылабыз, - диделәр.

Командалар бик матур һәм тапкыр уен күрсәттеләр. Тамаша карарга килгән - Татар Суыксу авылыннан Энҗе Галиуллина, Рәсилә Хафизова, шифаханәдә ял итүче, Тыңламастан Зәнфирә Мортазина, Карт авылыннан Азат һәм Фәнҗия Мифтаховлар командаларны өметле, актив, бик зирәк яшьләр хәзер, яратып карадык, диделәр.

Яңа Кормаштан Эльмира Шәймөхәммәтова, укытучы:

-Заманында КВН командасында үзем дә уйнап йөргән идем. Командаларга карап күңелем белән сәхнәдә утырдым. Уңышларына сөендем, җитешсез яклары өчен борчылдым. КВН ул - кыска сүз белән күп мәгънә белдерү, җитди жанр.

27-30 октябрь көннәрендә Күҗәкә, Тат.Суыксу, Яңа Әлем, Чуракай зоналарында иң-иңнәрне сайлап алу булды. Иң тапкырларны финал билгеләячәк.

Район башкарма комитетының мәдәният һәм социаль агарту бүлеге җитәкчесе Илкам Сираев үзе дә КВНнарда уйнаган атказанган мәдәният хезмәткәре буларак яшьләргә уңышлар теләде.

-Кадерле актанышлылар! 15 ел! Күпме, азмы? Командалар көчле, кызык. Сезне финал ярышларын карарга юбилей программабызга чакырабыз, килегез. Афишаларны карагыз! Катнашучыларга сәламәтлек, бәхет телим, - диде.

Җирлекләрдә мәдәни, спорт чараларны оештыру, халыкны бердәм эшләргә тарту һәр көнне алып барылган эшчәнлек нәтиҗәсе. Бу уңайдан Татар Суыксу җирлегенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорап, авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисовка мөрәҗәгать иттек. Алар сәхнә дә тотты, чара аншлаг белән үтте, тамашачы да актив булды.

-Эш оештырганда һәрвакыт кызларга әйтәм, без райондагы һәр чарада катнашып, беренче бишлектә булырга тиеш дип. Узган ел мәдәният өлкәсендә өченче урын алдык районда. Кызлар яшьләр белән дә, өлкәннәр белән дә кулга-кул тотынып эшлиләр. Спектакль, үзешчән сәнгать концертларында да һәр елны катнашып килүче сәхнә ветераннарыбыз, гаилә коллективлары, данлыклы җырчы, шагыйрьләребез бар. Без бергә һәм халык өчен эшләргә тиеш, кичке ял чараларының шундый җылы һәм җанлы үтүе авылыбыз тормышын, үзара аралашуны ныгыта, -диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев