Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ТӘБРИК ИТӘБЕЗ: Райондашыбыз Алмазия Хаҗиева хөрмәтләнде

25 октябрь көнне Сарман районында мәдәният хезмәткәрләренең “Татарстан халыклары матди булмаган мәдәни мирасы: ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре” темасы астында республика семинары узды.

Чарада катнашучыларны  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова районның икътисади хәле, социаль көнкүреше, мәдәни казанышлары белән таныштырды, семинар эшендә уңышлар теләде. 


Семинарда катнашучылар бүгенге шартларда мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге хакында фикер алыштылар: ниләр эшләнә, игътибардан читтә калган нинди мәсьәләләр бар? Мәдәният хезмәткәрләре өчен практик дәресләр дә үткәрелде. Алар тиешле документлар белән эшләү, төрле мәдәни, күңел ачу чараларын аудиторияне, халыкның үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру тәртипләре белән таныштылар. 


Укуларны Татарстан мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенең бүлек мөдире Рита Дедюлева белән үзәкнең баш белгече Татьяна Чекмарева алып барды. 


Семинар барышында райондашыбыз, “Яшьлек” МҮ җитәкчесе, Актаныш кызы Алмазия Хаҗиевага  милли мәдәниятне саклау өлкәсендә тынгысыз эшчәнлеге өчен Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрованың Рәхмәт хаты тапшырылды. Тәбрик итәбез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев