Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта 102 укучының 21е мәктәпне медальгә тәмамлады

Борчу-мәшәкатьләр, йокысыз төннәр белән әзерләнгән имтиханнар, ниһаять, артта калды. Балаларына караганда да ныграк борчылган әти-әниләр дә, укучылар да җилкәләреннән авыр йөк төшкәндәй хис иткәннәрдер үзләрен. 27 июнь көнне исә чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Кич "Яшьлек" мәдәни үзәге аларның шат авазларына күмелде. Бирегә районның XI сыйныфны тәмамлаган...

Борчу-мәшәкатьләр, йокысыз төннәр белән әзерләнгән имтиханнар, ниһаять, артта калды. Балаларына караганда да ныграк борчылган әти-әниләр дә, укучылар да җилкәләреннән авыр йөк төшкәндәй хис иткәннәрдер үзләрен. 27 июнь көнне исә чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар.
Кич "Яшьлек" мәдәни үзәге аларның шат авазларына күмелде. Бирегә районның XI сыйныфны тәмамлаган барлык укучылары, аларның әти-
әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары чыгарылыш кичәсенә җыйналды.
Кичә генә мәктәп партасы артында утырган укучылар бүген инде зур егет-кызлар булганнар. Өсләренә кигән киемнәре дә шундый матур, үзләре күркәм. Күзләре исә бер караганда сөенечтән елмая, икенче караганда аерылышу сагышыннан, алда көткән тормыш сынауларыннан моңсулана шикелле. Әйе, баш миендә мең төрле уй, мең төрле сорау. Күпләре үзләренең нинди һөнәр сайлаячакларын белсәләр дә, арада икеләнүчеләр дә юк түгел. Ләкин нинди генә һөнәр сайласалар да, кайда гына эшләсәләр дә, кайда гына яшәсәләр дә кеше булып калсыннар, туган җирләрен, әти-әниләрен, укыган мәктәпләрен, дусларын онытмасыннар иде. Бу хакта үзләрен тәбрик итәргә килгән муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та ассызыклап үтте.
- Бүген шатлыклы да, моңсу да кичәгә җыйналдык. Каршыбызда инде балигъ булган, беренче тормыш сынауларын үткән яшьләребез басып тора. Без сезнең белән горурланабыз. 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча безнең укучылар фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә бик күп призлы урыннар алдылар. Болар өчен сезгә һәм остазларыгызга рәхмәтемне дә җиткерәм. Киләчәктә дә сез сынатмассыз, күңелегезгә якын һөнәр сайлап, алдыгызга куйган максатларыгызга ирешерсез, илебезгә намуслы хезмәт итәрсез дип ышанам. Бүген тормышта кеше җиңә алмастай киртәләр юк. Бары тик теләк һәм тырышлык кына кирәк. Ләкин шуны белегез: без сезнең өчен һәрчак борчылып торабыз. Сез һәр җирдә Актаныш районын танытырга, аның белән горурланып яшәргә тиеш, - диде ул.
Фаил Камаев уку дәверендә мәктәп, район тормышында актив катнашканнары өчен укучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Сөмбел Насертдиновага, Марсель Әюповка, Илназ Салиховка, Нәзирә Хөсәеновага, Энҗе Бәдертдиновага, Актанышның 1 нче мәктәбеннән Инзилә Фәрраховага, Алсу Гыйлаевага, Камил Могътазировка, Актанышның 2 нче мәктәбеннән Юлия Авзаловага, Зилә Хафизовага, Илһам Закировка, Пучы мәктәбеннән Ринат Мусинга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Быел XI сыйныфны 102 укучы тәмамлый. Аларның барысы да кулларына өлгергәнлек турында аттестат алдылар. 21 укучы исә мәктәпне медальгә тәмамлады. Кичә барышында аларга әлеге бүләкләре тапшырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Вахитов, социаль-агарту эшләре бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхәев, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев тәбрик итеп, укуда, сәнгатьтә, спортта уңышка ирешкән балаларга Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев