Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ: Актаныш балалары Испаниядәге татар лагерендә ял итә

Испаниягә Актанышның гуманитар гимназиясеннән килгән укучылар үзләре дә Европа балалары өчен укытучы ролен башкара.

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Испаниянең Урта диңгез буендагы татар лагерена бу көннәрдә Актаныштан балалар килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева хәбәр итте.

  • “Tatar Camp for kids in Spain” проекты – “Tatars in Belgium” иҗтимагый оешмасының инициативасы. Испаниянең Аликанте шәһәре янындагы курорт зонасында урнашкан бу лагерь өченче ел рәттән июль-август айларында төрле илләрдән татар балаларын җыя.

"Европада яшәүче ватандашларыбыз өчен балаларның татарча сөйләшүен ишетү мөһим. Кызганычка, ата-аналар үзләре дә татар телен бик начар белгәнлектән, көнкүрештә рус яки җирле телләрне куллана. Балаларын туган телен өйрәнүгә өнди дә алмый. Бельгия татарлары гамәлгә керткән проект туган телне яшь буынга өйрәтү максатын күздә тота, ата-аналарга бу омтылышларында ярдәм итә", - дип билгеләп узды Лилия Вәлиева.

Аның әйтүенчә, Испаниягә Актанышның 12нче гуманитар гимназиясеннән очып килгән укучылар үзләре дә Европа балалары өчен укытучы ролендә. Каникул көннәрендә алар ана теле һәм милли мәдәниятне өйрәнү белән мәшгуль. "Һәм, киресенчә, Европа телләрен белүчеләр белән аралашу Актаныш укучыларына да чит телләрне өйрәнү, сүз запасын тулыландыру мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, оештыручылар инглиз теленнән дәресләр һәм шәһәргә чыгып, дәресләр үткәрүне планга керткән", - ди Лилия Вәлиева.

“Tatar Camp for kids in Spain” өчен әйдаманнарны Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет юллаган. “Аларның бирегә шәп оештыручы, практик педагог кына түгел, ә татар милли мәдәниятенең чын илчесен җибәрүе мөһиме. Бөтендөнья татар конгрессы лагерьга дип укыту-методик әдәбият юллаган. Балалар бу материалдан кышын да файдалана алачак дигән сүз”, - дип белдерде әңгәмәдәш. Аның сүзләренчә, “Бельгия татарлары” иҗтимагый оешмасы проектына быел Әлмәт районы да теләктәшлек күрсәткән. Вожатыйларның берсе артыннан алар милли бизәкле яулыклар биреп җибәргән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/13/169588/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев