Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Актанышта

5 август көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлекчәсе Фәрит Мөхәммәтшин Актанышта "Агыйдел" лагеренда булып, андагы шартлар, тудырылган мөмкинлекләр белән танышты, балалар белән аралашты. Агыйделлеләр Фәрит Хәйрулла улына уку залларын, иҗади эшләрен, һәр мизгелне туплап барган видеосюжет күрсәттеләр. Форумның программа директоры Анна Фельдман, быел ирешелгән максатлардан чыгып,...

5 август көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлекчәсе Фәрит Мөхәммәтшин Актанышта "Агыйдел" лагеренда булып, андагы шартлар, тудырылган мөмкинлекләр белән танышты, балалар белән аралашты. Агыйделлеләр Фәрит Хәйрулла улына уку залларын, иҗади эшләрен, һәр мизгелне туплап барган видеосюжет күрсәттеләр. Форумның программа директоры Анна Фельдман, быел ирешелгән максатлардан чыгып, киләсе елга төзелгән проект-фараз белән дә таныштырды.

-"Агыйдел" проектына старт бирү кирәкле, зарури иде, күп максатлы проект ул. Республика IT- технологияләргә сәләтле егет-кызларны эзләп табып, аларны кызыксындырып, интеллектуаль үсешләренә этәргеч бирә. Сити Град, Иннополис, Химград кебек яңа мөмкинлекләр тудыра торган җитештерү урыннарына шундый яшьләр кирәк. Идеялы кеше - эш кешесе, талантлы, даими эзләнә, белемен арттыра. Андый кешенең киләчәге дә матур була. Бу - хуплауга, ярдәм итүгә лаек.

Фәрит Хәйруллович, бүгенге вәзгыять белән таныштырып, егет-кызларның сорауларына да җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев