Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Инглиз теле атналыгы

Безнең мәктәптә инглиз теле атналыгы үтте. Аны бик зарыгып көттек, чөнки безгә чит телне өйрәнү бик кызыклы һәм кирәкле. Атналыкны инглиз теле укытучысы Рәзинә Әхмәдуллина оештырды. Чаралар бик оешкан төстә алып барылды. Атна буена төрле конкурслар һәм тестлар үткәрелде. Беренче көнне IV сыйныф укучылары өчен олимпиада уздырылды. Ул бик җайлы...

Безнең мәктәптә инглиз теле атналыгы үтте. Аны бик зарыгып көттек, чөнки безгә чит телне өйрәнү бик кызыклы һәм кирәкле.
Атналыкны инглиз теле укытучысы Рәзинә Әхмәдуллина оештырды. Чаралар бик оешкан төстә алып барылды. Атна буена төрле конкурслар һәм тестлар үткәрелде. Беренче көнне IV сыйныф укучылары өчен олимпиада уздырылды. Ул бик җайлы гына булмады, ә уйландыргыч иде. Укучылар бик теләп үзләренең белемнәрен сынадылар. Икенче көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кроссворд чишү" конкурсы үтте. Бу чарада да алар бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Өченче көнне IV, VI, VIII сыйныфлар өчен мониторинг үтте. Шул ук көнне VII сыйныфлар өчен "Иң яхшы тәрҗемә" исемле кызыклы конкурс уздырылды. Ул конкурс укучыларыбызга аеруча ошады, чөнки монда алар үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр. Дүртенче көнне безнең VIII-IX сыйныф укучылары "Мин инглиз телен ни өчен өйрәнәм" дигән темага эссе яздылар. Бишенче көнне мәктәбебездә инглиз телендә "Әниләр көне"н билгеләп үттек. Соңгы көнне бергәләшеп инглиз теле атналыгына нәтиҗәләр ясадык. Барлык укучылар да бүләкләнде. Безгә атналык бик нык ошады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев