Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Кыңгырау чыңы – аерылышу моңы

Вакыт галиҗанәпләре бер туктап тормый. Күз ачып йомганчы атналар, айлар, еллар үтә. Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды. 25 май көнне мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге тавыш үзәкләргә үтеп, күңелләрне айкады. Әле кайчан гына мәктәп бу балаларны беренче сыйныфка кабул итеп алган иде, инде менә зур...

Вакыт галиҗанәпләре бер туктап тормый. Күз ачып йомганчы атналар, айлар, еллар үтә. Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды. 25 май көнне мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады.
Әлеге тавыш үзәкләргә үтеп, күңелләрне айкады. Әле кайчан гына мәктәп бу балаларны беренче сыйныфка кабул итеп алган иде, инде менә зур тормыш юлына озатыр вакыт җитте.
Быел районда XI сыйныфны - 109, IX сыйныфны 349 бала тәмамлый. Сөенечле дә, шул ук вакытта сагышлы да мизгелләр. 11 ел буе бергә укыган сыйныфташлардан, белем биргән, икенче әти-әниләргә әйләнгән укытучылардан аерылу, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Тормыш дигән зур дәрьяда үз урыныңны табып, хезмәт итү һәркемнән зур көч һәм сабырлык сорый. Уку дәверендә алган белемнәр аларга киләчәктә ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Актанышның 2нче мәктәбенең 21 укучысы быел мәктәп бусагаларыннан зур тормыш юлына атлаячак. Күңелдә мең төрле кичереш, мең төрле сорау. Күзләрдә яшь бөртекләре. Саубуллашу вальсы исә тагын да моңсулык, аерылышу сагышы өсти төсле.
Бәйрәм барышында мәктәп директоры Илшат Вахитов уку, сәнгать, спорт өлкәсендә ел буе ирешелгән уңышлар белән таныштырды. Мәктәп тормышында актив катнашкан, республика, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән төрле ярыш-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган укучыларны бүләкләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен җиткерде. Аларның бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын табуларын, чын кеше булуларын теләде.
Кадерле укучылар, әти-әниләр, сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәм. Мәктәбебез уку елын шактый гына уңышлар белән тәмамлый. Бу - укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Сезгә мәктәбебез данын таныту буенча куйган хезмәтегез өчен рәхмәт. Алда дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырып, сайлаган һөнәрләрегез буенча укуларыгызны дәвам итсәгез иде. Шул һөнәрләрегез буенча эшләп, илебезнең лаеклы гражданнары булсагыз иде. Барлык изге теләкләр, уңышлар, ак юл сезгә, балалар.
Укучыларны тәбрикләү өчен муниципаль район башлыгы Фаил Камаев килгән иде. Ул да үзенең фикерләрен җиткерде.
- Кадерле балалар, укытучылар, ветераннар! Бүген бик дулкынландыргыч мизгелләр. Кызу темплар белән барган заманда балаларның укуны тәмамлауларын сизми дә калабыз. Беренче сыйныф укучылары олы апа-абыйларына карап сокланып торса, ветераннар "их, бер яшьлеккә кайтып килергә иде", - диләрдер. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары башында имтиханнарны уңышлы тапшырып, төрле уку йортларына керергә иде дигән уйлардыр. Болар барысы да табигый. Балалар, бердәм дәүләт имтиханнарын әйбәт кенә тапшырып, тормышта үз юлыгызны табарсыз дип ышанам. Моның өчен сезгә мәктәптә тулысынча мөмкинлекләр булдырылган. Укытучылар, әти-әниләрегез сезнең өчен көчләрен кызганмыйлар, шулай булгач, сез дә югалып калмассыз дип өметләнәбез. Киләчәктә сезнең уңышларыгызга сөенергә, безнең районның кызы, улы дип горурланырга язсын.
Укучыларның күңелләрне эретерлек җырлары, нәфис сүзләре белән үрелеп барган бәйрәм күзләрдә яшь бөртекләрен җемелдәтте. Һәркем балаларга хәерле юл, җиңел имтиханнар, тормыш юлларының тигез булуын теләде.
Теманы дәвам итеп: Соңгы звонок! Ник бераз соңламадың?...(ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев