Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

МӘГАРИФ СУЛЫШЫ: Актаныш районы белән “Егоза” үзәге арасында хезмәттәшлек җепләре ныгый (+ ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата әгъзасы, Мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе урынбасары Наталья Реснянская килде.

Мәгариф өлкәсендә "Егоза" үзәге җитәкчесе буларак та таныш шәхес мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә дәүләт-шәхси партнёрлык проектларында  катнашып, грантлар алу бәрабәренә, Россия күләмендә төрле семинарлар оештыра. Актаныш районы белән “Егоза” үзәге арасындагы хезмәттәшлеккә тәүге адым узган елның октябрь аенда ук ясалган иде.  Ул вакытта мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, педагог-оештыручылар өчен укулар гамәлләштерелеп, әлеге очрашулар ата-аналар өчен яңалык булган  концерт- әңгәмәгә барып тоташты. 


Наталья Реснянскаяның мәктәпкәчә белем бирү оешмасы үз алдына балалар хәрәкәтен ачуны, ата-аналар белән очрашуларны максат итеп куя. Район башлыгы Э.Н. Фәттахов белән эшлекле әңгәшмә барышында да  Наталья Леонидовна моны ассызыклады. Очрашу нәтиҗәсе буларак, район кунагы киләчәктә Актаныштагы мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү  учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә ниятләвен белдерде.  


Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата әгъзасы Наталья Реснянская бүген Актаныш районында 3 төрле эшчәнлек алып барды. Мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, балалар бакчасында эшләүче өлкән тәрбиячеләр, психологлар өчен  “Инновацион белем бирү эшчәнлеге контекстында педагогик проектлаштыру” исеме астында оештырылган семинар катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты. Дәүләт эшлеклесе шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы исеменнән халыкны кабул итте. Кичке  сәгатьләрдә исә эшлекле очрашу ата-аналар һәм бакча мөдирләре катнашындагы семинар белән дәвам итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев