Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк

Узган атнада Пучы урта мәктәбе базасында "Балигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар" дигән темага семинар-практикум үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раниза Шакирова, директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, психологлар, социаль педагоглар,...

Узган атнада Пучы урта мәктәбе базасында "Балигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар" дигән темага семинар-практикум үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раниза Шакирова, директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, психологлар, социаль педагоглар, ведомство вәкилләре катнашты.
Семинарда катнашучылар иң элек укучыларның кул эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Соңыннан "Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк" темасы буенча 9 нчы сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән ачык тәрбия чарасын тамаша кылдылар.
Укучыларның әлеге чыгышын караган вакытта тәннәр чемердәп, күзләр яшьләнде. Тәмәке, спиртлы эчемлекләрнең, наркотик матдәләрнең күпме яшь гомерләрне вакытсыз алып китүен мисаллар ярдәмендә күрсәтте алар. Үзеңдә ихтыяр көче табып, начар гадәтләргә каршы тору һәркемнең дә кулыннан килми шул. Ә бит арада андыйлар да бар.
Австрияле Ник Вуйчич турындагы фильм исә шушы фикерне тагын бер кат ныгытты. Ике кулсыз, ике аяксыз булып туган егетнең тормышта күргән авырлыклар алдында сыгылып калмыйча, үз максатына ирешү өчен барысын да эшләве күпләрдә соклану хисе уята. Оста ораторга әйләнгән Ник бик күп урыннарда чыгышлар ясый. Авырлыклар алдында каушап калган, үз-үзләренә кул салу теләге белән яшәгәннәргә кире тормышны яратырга өйрәтә. Күпләрне ялгыш адымнарыннан саклап кала.
Әйе, нәкъ менә ихтыяр көче кешене алга әйди. Пучы урта мәктәбе директоры Ландыш Нургалиева да бу хакта басым ясап үтте һәм үз чыгышында семинар темасы буенча ниләр эшләнүе белән таныштырды.
Мәктәптә Пучы, Әнәк, Айман, Әтәс, Колын, Качкын, Усы, Чәчер авылларыннан 184 бала укый. Аларга 22 укытучы белем һәм тәрбия бирә.
Җәмгыятьтәге төрле җитешсезлек, кырыслык тәрбия бирүдә авырлыклар тудыра. Үз чиратында кешенең фикерләвен үзгәртеп кенә җәмгыятьне үзгәртеп була. Мәктәп балага аның гомере буена сакланырлык итеп йогынты ясарга тиеш. Нинди генә дәреслекләр, педагогик инновацион технологияләр кулланып эшләсәк тә, укучы мәктәптән белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын таба алырлык булып чыгарга тиеш. Бу - заман таләбе. Мөмкинлеге, социаль чыгышы төрле булган балаларны бергә туплап, аларны яратып, һәрберсенә якын килеп эшләү - һәр укытучының бурычы, - ди Ландыш Нургалиева.
Шулай эшләгәнгә күрсәткечләре дә яхшы аларның. 2016 елда Татарстан Республикасындагы иң яхшы 100 мәктәп исемлегенә кергәннәр.
Мәктәп Пучы балалар иҗат үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бу хакта филиал җитәкчесе Ләйсән Газизова да үз чыгышында әйтеп үтте.
Семинарда катнашучылар 3 нче сыйныфта "Саулыгым - байлыгым", 7 нче сыйныфта "Сәламәтлек баскычлары", 8 нче сыйныфта "Сәламәтлек безнең кулларда", 10-11 нче сыйныфларда "XXI гасырда СПИД - чума" темалары
буенча сыйныф сәгатьләре карадылар. Соңыннан Илиза Әхмәтханова һәм Альберт Мансуров тарафыннан "Уңышка юл" программасы буенча "Отышлы кешенең портреты" темасына оештырылган ата-аналар җыелышында катнаштылар.
- Узган ел безнең шушындый форматта ике җыелыш үткән иде. Быел кабат җыелырга уйладык. Бүгенге тема бик актуаль. Яшүсмерләр арасында төрле хокук бозуларны булдырмау максатыннан мәктәпләрдә балалар отрядлары эшли. Аларны җыеп төрле ярыш-бәйгеләр үткәрәбез. Ләкин шунысы уйланырга этәрә: соңгы вакытларда кечкенә сыйныф укучылары арасында үзара төрле бәхәсләр килеп чыга башлады. Безнең сыйныф җитәкчеләренең, укытучыларның төп максаты - балаларга андый конфликтларның ахыры ни белән бетәсен дөрес итеп аңлату, үзара мөнәсәбәтләрне конфликтларга китереп җиткермәү тора, - ди Раниза Шакирова.
генә кайтып калырга тиеш түгел. Директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары ата-аналар, әтиләр советы, сыйныф җитәкчеләре белән кулга-кул тотынып эшләсә генә нәтиҗәсе буладыр. Наркотикларга каршы көрәш комиссиясендә дә бу хакта сөйләшенде. Мондый очрашулар, семинарлар барлык мәктәпләрдә дә әти-әниләр катнашында узарга тиештер дип исәплим, - ди Дилбәр
Әнвәрова.
Һәрберебез балабызның акыллы, тәүфыйклы, тәртипле булып үсүен телибез. Аларны начар гадәтләрдән сакланырга өйрәтү исә барыбызның да уртак бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев