Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Зур тормыш юлына атладылар

Актаныш технология техникумында күңелле вакыйгалар еш булып тора. Аның чираттагысы узган атнада булды. Биредә хисапчы-кассир белгечлеге үзләштергән 10 бала - диплом, пешекче-кондитер белгечлеге алган - 7, тегүче һөнәренә укыган 11 укучы кулларына таныклык алдылар. ФОТОЛАР МОНДА: http://www.aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/4318-aktanyish-tehnologiya-tehnikumyi-үz-studentlaryin-hezmәt-yulyina-ozattyi-fotomizgellәr.html Аларны истәлекле көннәре уңаеннан техникум директоры Таһир Әхмәев тәбрикләде. - Сез бүген кабатланмый...

Актаныш технология техникумында күңелле вакыйгалар еш булып тора. Аның чираттагысы узган атнада булды. Биредә хисапчы-кассир белгечлеге үзләштергән 10 бала - диплом, пешекче-кондитер белгечлеге алган - 7, тегүче һөнәренә укыган 11 укучы кулларына таныклык алдылар.
ФОТОЛАР МОНДА: http://www.aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/4318-aktanyish-tehnologiya-tehnikumyi-үz-studentlaryin-hezmәt-yulyina-ozattyi-fotomizgellәr.html
Аларны истәлекле көннәре уңаеннан техникум директоры Таһир Әхмәев тәбрикләде.
- Сез бүген кабатланмый торган мизгелләр кичерәсез. Кулларыгызга алган шушы документларыгыз киләчәктә файда китерсен иде. Балалар, һөнәрле кеше беркайчан да югалмый. Биредә укыганда укытучыларыгыз биргән үгет-нәсихәтләрне онытмагыз. Тормышта югалып калмагыз, - диде ул.
Укучылар исә үзләренә өч ел буе белем биргән укытучыларына рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Техникумда уку ошаганлыгын яшермәделәр.
Гүзәл Нигъмәтуллина, Яңа Әлем авылыннан:
- Биредә уку миңа нык ошады. Төрле ярыш-конкурсларда катнашып, дипломнар да алдым. Үземә бик күп дуслар таптым. Башкаларны да бирегә укырга килергә чакырып калам.
Ландыш Шакирова, Яңа Кормаш авылыннан:
- Техникумга укырга 2013 елда килгән идем. Хисапчы-кассир белгечлеге үзләштердем. Безгә бик яхшы укытучылар белем бирде. Киләчәктә шушы һөнәрем буенча эшләрмен дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев