Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

15 ЯШЬЛЕК АКТАНЫШ КЫЗЫ АЛИНӘ ЯПОНИЯДӘ ФИГУРАЛЫ ШУУ БӘЙГЕСЕНДӘ ГРАН-ПРИ АЛДЫ

Алина 2017 елда юниорлар арасында дөнья чемпионкасы дип табылган иде. Бәйге Япониянең Нагоя шәһәрендә узды. Фигуралы шуу буенча Гран-при тимераякта шуучыларның Бөтендөнья берлеге (ISU, ИСУ) тарафыннан һәр ел саен у уздырылган ярышлар. Гран-прида спортчылар үз дәүләтләренең вәкилләре буларак түгел, шәхси күрсәткечләре буена катнашалар. Шул рәвешчә, Гран-при ул дөньяның иң яхшы...

Алина 2017 елда юниорлар арасында дөнья чемпионкасы дип табылган иде.
Бәйге Япониянең Нагоя шәһәрендә узды. Фигуралы шуу буенча Гран-при тимераякта шуучыларның Бөтендөнья берлеге (ISU, ИСУ) тарафыннан һәр ел саен у уздырылган ярышлар. Гран-прида спортчылар үз дәүләтләренең вәкилләре буларак түгел, шәхси күрсәткечләре буена катнашалар. Шул рәвешчә, Гран-при ул дөньяның иң яхшы спортчылары бәйгесе дигән сүз.
Алинә Заһитова үзен бик яхшы хис итүе һәм Россия чемпионатында яхшы күрсәткечләргә өмет итүе хакында әйткән.
"Р-спорт" сайтына интервьюсында ул: "Бу чыгышымнан мин канәгать калдым. Дөрес, аз гына ялгышлар булды. Былтыр юниорлар өчен Гран-прида авыр булды, чөнки минем өчен бу бәйгедә беренче чыгыш ясау иде. Әлбәттә, Россия чемпионаты - бик мөһим старт. Үз программаларымны шомартып, тамашачыларга яхшы прокат тәкъдим итәргә җыенам".
Алинә ике программада чыгыш ясап, 223,30 балл җыйды. Ике атнадан - 21-24 декабрьдә Заһитова Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Чемпионатында чыгыш ясаячак.
Россия спортчысы Мария Сотскова икенче, Канада спортчысы Кейтлин Осмонд өченче урынга лаек дип табылган.
Алинә Заһитованың әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Алинәнең әтисе үзе дә спортчы, хоккейчы, 2015-2016 елларда "Ижсталь" командасының тренеры иде.
чыганак: http://intertat.tatar/sport/15-yashlek-aktanysh-kyzy-alin-yaponiyad-figuraly-shuu-b-ygesend-gran-pri-aldy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев