Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

57 дә яшәүчеләргә нишләргә?

Шушы көннәрдә мөхәрриятебезгә 57 нче бистәдә яшәүчеләр тарафыннан юлланган ике борчулы хат керде. Аларның эчтәлеге хакында тәфсилләп сөйләп тору урынсыз, алар тулысы белән, үзгәртүләрсез бирелә. Беренче хат "Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Без-57 кварталда яшәүче эшче-хезмәткәрләр сезгә үтенеч хаты юллыйбыз. Райцентр автобусы җәйдән бирле йөрми. Балаларыбыз укый башлагач, бәлки кабат йөри башлар...

Шушы көннәрдә мөхәрриятебезгә 57 нче бистәдә яшәүчеләр тарафыннан юлланган ике борчулы хат керде. Аларның эчтәлеге хакында тәфсилләп сөйләп тору урынсыз, алар тулысы белән, үзгәртүләрсез бирелә.
Беренче хат
"Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!
Без-57 кварталда яшәүче эшче-хезмәткәрләр сезгә үтенеч хаты юллыйбыз.
Райцентр автобусы җәйдән бирле йөрми. Балаларыбыз укый башлагач, бәлки кабат йөри башлар дип өметләнгән идек. Тик бу өметләребез бушка гына булды. Әле балалар гына түгел, күпме кеше шул автобус белән йөри идек. Хәзер балаларыбызны җитәкләп, яңгыр яуганда юлга чыгып басарга туры килә. Юлдаш машиналар утыртмый. Автобус булмау сәбәпле, эшкә дә соңга калына. Бар кеше дә капка төбеннән машинага утырып чыгып китә алмый.
Балалар бакчасына йөрүчеләр дә күп. Укучылар төрле түгәрәкләргә йөрергә мәктәп автобусы белән чыксалар соңга калалар. Райцентр автобусының кичке сәгате безнең эш сәгатьләренә туры килми. Шуның өчен үзгәртүегезне сорап мөрәҗәгать итү иде. Чөнки эш сәгатьләребез 17.00гә кадәр. Эштән соң әле балалар бакчасыннан балаларыбызны да кереп аласыбыз бар. Автобус иртә китү сәбәпле, аңа җитешә алмыйбыз. Ничек кирәк шулай кайтырга туры килә. Автобус 17.15 сәгатьтә Актаныш ягыннан кузгалса, безгә бик уңайлы булыр иде. Икенчедән, аны яңа күпердән йөртеп булмыймы?
Бу үтенечебезне кире какмассыз һәм хатыбызга җавапны матбугат битләрендә күрербез дип ышанып калабыз. Балаларыбызның тормышларын куркыныч астында калдырмыйк".
Әлеге хатка җавап эзләп Актаныш автотранспорт оешмасының җитәкчесе Нәсих Хафизов белән элемтәгә чыктык:
- Укучылар өчен автобуслар һәрдаим йөреп тора, шул исәптән озынайтылган төркемнәрдә шөгыльләнүче балаларга да автобуслар каралган. Ә "Райцентр" маршруты, беренчедән оешма өчен зыянга эшләү, икенчедән финанс мөмкинлекләр чикле булу сәбәпле туктатылды.
Зыянга эшләүче авыл маршрутлары да бар. Бүгенге көндә рейс саннарын кыскарту юнәлешендә эш алып барабыз.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 11 сентябрь, 2013 68 (9814) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев