Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

8 айда 85 кеше һаләк булган

Узган елның 8 аенда гына республикада җәяүлеләр белән бәйле 864 юл фаҗигасы теркәлгән. Аларда 85 кеше һаләк булган, 817 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, фаҗигаләренең 298е җәяүлеләр юлында килеп чыккан. Руль артындагыларның игътибарсызлыгы аркасында 15 кеше һаләк булган, 299 җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган. Ўәяүлеләр...

Узган елның 8 аенда гына республикада җәяүлеләр белән бәйле 864 юл фаҗигасы теркәлгән. Аларда 85 кеше һаләк булган, 817 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, фаҗигаләренең 298е җәяүлеләр юлында килеп чыккан. Руль артындагыларның игътибарсызлыгы аркасында 15 кеше һаләк булган, 299 җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган.
Ўәяүлеләр белән бәйле фаҗигаләрнең саллы өлеше көз айларына туры килә. Моңа иң әүвәл көннәрнең кыскаруы, көзге табигать шартлары: яңгыр, томаннар да сәбәпчедер. Мондый чорда җәяүлеләргә киемнәрендә яктылык кайтарткыч элементлар куллану зарур. Руль артындагылар караңгыда җәяүлеләрне 25-30 метр ераклыкта гына күрә ала, ә яктылык кайтарткыч элементлар 130-140 метрдан ук, еракка яктыртылган ут көлтәсендә 400 метрдан ук күреп алырга мөмкинлек бирә.
Тыелган урыннарда юлны аркылы чыгарга омтылу да яхшылыкка илтми. Узган елның 8 аенда гына юл йөрү кагыйдәсен бозган 76 мең җәяүлегә карата беркетмә төзелгән һәм һәрберсе 500 сум күләмендә штрафка тартылган. Җәяүлеләр өчен махсус юлны аркылы чыгу урыннарында да игътибар булу сорала. Якынлашып килгән техниканың туктавына инангач кына юл чыгу хәерлерәк. Узган елның шул ук 8 ае эчендә, махсус юлны аркылы чыгу урыннарында җәяүлеләргә юл бирмәгән 50 мең машина йөртүче административ җәзага тартылган. Искәртеп китү урынлыдыр, әлеге очракта штраф 1500 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев