Актаныш

89 яшендә дә егетләрчә гармун "сайрата" Зөфәр ага Имамов (ВИДЕО)

20 гыйнвар көнне Пучы мәктәбендә Татарстанның беренче Президенты, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең олуг юбилееуңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды. Чарага Минтимер Шәрип улының икетуган апасы Гөлбания, аны күреп-белгән чордашы Зөфәр Имамовлар да чакырулы иде. Алар укучыларга Татарстанның беренче Президенты хакында истәлекләрен сөйләделәр. Зөфәр ага Имамов залда утыручыларны берничә төрле гармунда уйнап...

20 гыйнвар көнне Пучы мәктәбендә Татарстанның беренче Президенты, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең олуг юбилееуңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды.

Чарага Минтимер Шәрип улының икетуган апасы Гөлбания, аны күреп-белгән чордашы Зөфәр Имамовлар да чакырулы иде. Алар укучыларга Татарстанның беренче Президенты хакында истәлекләрен сөйләделәр.

Зөфәр ага Имамов залда утыручыларны берничә төрле гармунда уйнап та шаккатырды. 89 яшьлек "егет" әле күпләргә үрнәк итеп куярлык: аның өздереп гармунда уйнавын укучы балалар көнләшү катыш соклану белән күзәттеләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


  • {mpremote}https://youtu.be/V8kBIuQaAas{/mpremote}
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: