Актаныш

Акчамы, әллә соцпакетмы?

Сәламәтлекнең кадерен аны югалтмый белеп булмый диюләре юкка гына түгел. Күпләр моны үз башыннан кичергәч кенә аңлый шул. Ә сәламәтлекләре какшап, дәвалау курслары кирәк булганнарга исә дәүләт программалары эшли. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ярдәмгә аеруча да мохтаҗ. Чөнки әлеге категория гражданнарның күпчелеге эшләми, һәм алар пенсия акчасына яши. Билгеле булганча, дарулар...

Сәламәтлекнең кадерен аны югалтмый белеп булмый диюләре юкка гына түгел. Күпләр моны үз башыннан кичергәч кенә аңлый шул.
Ә сәламәтлекләре какшап, дәвалау курслары кирәк булганнарга исә дәүләт программалары эшли. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ярдәмгә аеруча да мохтаҗ. Чөнки әлеге категория гражданнарның күпчелеге эшләми, һәм алар пенсия акчасына яши. Билгеле булганча, дарулар бик кыйммәт тора. Шушыларны искә алып, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дәүләт тарафыннан социаль хезмәтләр җыелмасыннан (соцпакет) файдалану тәкъдим ителә. Ләкин акчага кызыгып, әлеге хезмәтләрдән баш тартучылар да бик күп. Ни өчен? Район үзәк дәваханәсенең клиника экспертиза эшләре буенча баш табиб урынбасары Эльмира Талипова белән әңгәмәбез шул хакта.
- Эльмира Талиповна, социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә нәрсәләрне ала?
- Соцпакет 3 өлештән тора: барлык даруларны да бушлай алу; шифаханәләргә юллама; шәһәр һәм шәһәр яны транспортында дәвалану урыннарына бушлай бару.
- Безнең районда әлеге хезмәтләрдән файдаланучылар күпме?
- Кызганычка каршы, бик аз. Районда 3150 инвалид булып, шуларның 77%, ягъни 2333е соцпакеттан баш тарткан. Бары тик 817 кеше генә социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана.Соцпакеттан файдалану файдаланмау, әлбәттә, һәркемнең үз ирегендә. Гадәттә, аннан даруларга бик мохтаҗ булмаган кешеләр баш тарта. Әмма, инвалидлыкны юкка гына бирмиләр. Бүген артык борчымаган авыру, иртәгә кисәк кенә баш калкытырга мөмкин. Андый вакытта авыруны дәвалау өчен компенсация бәясеннән бик күпкә кыйммәтрәк торган дарулар алырга туры килә. Ә соцпакеттан баш тартмаган очракта алар бушлай дәваланалар. Авырулар моны исләреннән чыгармасыннар иде. Әле көн саен түгел, билгеле сәгать саен дару кабул итәргә тиешле авырулар да бар: шикәр чире, бронхиаль астма, яман шештән интегүчеләр, психикасы какшаган кешеләр. Алар кабул итә торган даруларның бәяләре 4-5 меңнән алып 300-400 меңгә кадәр җитә.
Тулы мәгълүмат газетаның Җомга, 6 сентябрь, 2013 67 (9813) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: