Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта 37 мәктәп укучысына тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә Актанышта күркәм традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Бәйрәмгә мөхтәрәм кунак итеп Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрдиев чакырылган иде. Илебез гражданины шәхесен раслаучы документ район үзәгендә һәм җирлекләрдә яшәүче...

Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә Актанышта күркәм традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Бәйрәмгә мөхтәрәм кунак итеп Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрдиев чакырылган иде.
Илебез гражданины шәхесен раслаучы документ район үзәгендә һәм җирлекләрдә яшәүче 37 егет һәм кызга тапшырылды. Чарада район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашып, укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.
Чараның төп кунагы укучылар үзләре булса, балаларының чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип килгән әти-әниләр дә байтак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев