Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе булды

Башта матур итеп бизәлгән атлар Актанышның Ленин паркы тирәли әйләнделәр, аннары үзәк чыршы янына уздылар. Чыршы янына җыелган халык сөенеп тройкаларны каршы алды. Теләге булганнарга атларга утырып йөрү мөмкинлеге дә бар иде. Тройкаларның бизәлешенә, утырып йөрү җайланмасының уңайлылыгына карап урыннар һәм бүләкләр бирелде. Нәтиҗәләрне Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе...

Башта матур итеп бизәлгән атлар Актанышның Ленин паркы тирәли әйләнделәр, аннары үзәк чыршы янына уздылар. Чыршы янына җыелган халык сөенеп тройкаларны каршы алды. Теләге булганнарга атларга утырып йөрү мөмкинлеге дә бар иде.
Тройкаларның бизәлешенә, утырып йөрү җайланмасының уңайлылыгына карап урыннар һәм бүләкләр бирелде. Нәтиҗәләрне Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов ясады: 1нче урын - ООО "Ташкын" ; 2нче урын - ООО "Таң"; 3 нче урын - ООО "Чишмә". ООО "Нур", ООО "Агрофирма Актаныш", ООО "Тамыр" хуҗалыклары да буш калмады, барысы да бүләкләнделәр.
Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев та җыелган халыкны Яңа ел белән котлады: яңа бәхет-шатлыклар, уңышлар, яңача яшәү рәвеше теләп калды.
Сәхнәдә авыл хуҗалыклары арасында темалары бирелгән сценарийлар буенча чыгышлар да карарга була иде. Урамда салкын булуына карамастан, тамаша карарга халык күп җыелган иде. Чыгышлар маскаларга һәм Кыш Бабай - Кар кызы киемнәренең зәвыклы булуына карап нәтиҗә ясалды. Байсар һәм Әлем авылы җирлекләре бу конкурста алдынгы булдылар.
фотолар http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/fotoreports.htm/photoreport/638858.htm сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев