Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта сайлау кампаниясенә әзерлек бара (+ФОТОЛАР)

2016 елның 18 сентябрендәге Бердәм тавыш бирү көне алдыннан участок сайлау комиссияләрен катнаш сайлаулар шартларында эшләү өчен актив әзерләү һәм укыту бара. Татарстан ҮСК оештырган укулар территориаль сайлау комиссияләре, республиканың муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә үткәрелә. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина...

2016 елның 18 сентябрендәге Бердәм тавыш бирү көне алдыннан участок сайлау комиссияләрен катнаш сайлаулар шартларында эшләү өчен актив әзерләү һәм укыту бара.
Татарстан ҮСК оештырган укулар территориаль сайлау комиссияләре, республиканың муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә үткәрелә.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова 17 август көнне Актаныш районы участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен мәдәният йортында дәрес үткәрделәр.
Укулар башланыр алдыннан район башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясап, залдагыларга уңышлар теләде һәм быелгы сайлау кампаниясенең дә сыйфатлы узачагына ышанычын белдерде.
Татарстан ҮСК оештырган укулар территориаль сайлау комиссияләре, республиканың муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә үткәрелә.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үз чыгышында сайлау законнарындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләр, катнаш сайлаулар чорында тавыш бирү үзенчәлекләре хакында бәян итте. Комиссия рәисе 18 сентябрьдә үтәчәк илкүләм мөһим вакыйгада актанышлыларга уңышлар теләде.
Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары Валентина Каменькова участок сайлау комиссиясенең тавыш бирү көнендә һәм аннан алдагы көндәге эшен оештыру буенча төп бурычларга, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшне оештыру, сайлау алды агитациясенә һәм сайлау процессының башка мәсьәләләренә тукталды.
Семинар ахырында анда катнашучылар барлык сорауларына тулы җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев