Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА 2018 ЕЛНЫҢ ЙӨЗЕНЧЕ НАРАСЫЕ ТЕРКӘЛДЕ: Яшь гаиләне бала тудыру йортында дүртенче (!!!) тапкырга көтеп калдылар, бу юлы инде нәни кызчык артыннан (+ФОТОЛАР)

“Күпбалалы” статусы алган Нуриевлар гаиләсен районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе бала табу йортыннан ук каршы алды.

Актанышта гомер кичерүче Альбина һәм Айзат Нуриевлар гаиләсе район елъязмасына 2018 елда 100нче булып аваз салган нарасыйның әти-әнисе буларак теркәлде. Бәхетләре аякларына уралып йөрүче әлеге матур гаиләнең тарихына август аеның сигезенче көне шул рәвешле икеләтә истәлекле дата булып кереп калды. 
Бүген алар Актанышның бала тудыру йортыннан ике уллары янына өченче баһадирны, нәни Булатны алып чыкты. Нуриевларның  бар яклары да камил, сау-сәламәт өч нәни егетләре бар хәзер. “Бәхет төенчекләренең” әтиләре исә киләчәктә гаиләнең үз хоккей командасы булачагына сөенә.
Гадәттәгечә Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе түгәрәк сан астында туган нарасыйны бала табу йортыннан ук каршы алды. Гөлфинә Баян кызы “күпбалалы” статусы алган Нуриевлар гаиләсенә Булатның туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды. 
 Күзләрендә бер-берсенә карата чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт, киләчәктә яклаучылары булачак өч нәниләре, һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торучы ике якның да якыннары, үзләренең торыр куышлары булган Нуриевлар гаиләсенең бәхет касәсе, шөкер, тулы, түгәрәк. Бәхет өчен ни җитми тагын? Бәлки әнисе кебек гүзәл нәни кызчыктыр? Хәер, бала тудыру йорты хезмәткәрләре аларны дүртенче тапкырга, бу юлы инде нәкъ менә кызчык артыннан көтеп калды. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X