Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Аларга бит дөнья тубыктан...

Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең бик күп утырышларында катнашырга туры килгәнлектән, анда каралган эшләрнең һәрберсе күңелгә кереп кала. Вакытлар үтсә дә, кайберләре искә төшеп, уйландыра, хәзер ничек икән, дигән сорау тынгы бирми. Эшләр исә төрле, беркетмәләрнең кайберсе баласы тәртип бозган өчен әти-әнигә төзелгән, икенчеләре - даими эчүчелек белән шөгыльләнгән...

Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең бик күп утырышларында катнашырга туры килгәнлектән, анда каралган эшләрнең һәрберсе күңелгә кереп кала. Вакытлар үтсә дә, кайберләре искә төшеп, уйландыра, хәзер ничек икән, дигән сорау тынгы бирми.
Эшләр исә төрле, беркетмәләрнең кайберсе баласы тәртип бозган өчен әти-әнигә төзелгән, икенчеләре - даими эчүчелек белән шөгыльләнгән әти-әниләргә. Икенчеләре аеруча борчылдыра. Чөнки соңгы утырышларда гел шундый, эчүчелек белән шөгыльләнгән әти-әниләрнең эшләрен карарга туры килде. Үзләреннән бигрәк, әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балалары кызганыч.
Комиссия әгъзалары каршында басып торганда аларның барысы да матур сөйли, төзәләм дип антлар эчә, тик сүзләрендә тора алмый. Комиссия әгъзалары тарафыннан андый гаиләләр даими рәвештә тикшерелеп тора. Өйләренә барган вакытта кайберләре урыннарыннан да тора алмый, кешене дә танымаслык хәлдә, исерек булалар. Алар өчен дөнья тубыктан.
Яшел еланны үз итүчеләрнең кайберләре утырышка инде берничә тапкыр чакырылганнар. Араларында аналык хокукларыннан вакытлыча чикләнгәннәре дә, берничә баласына карата аналык хокукларыннан мәхрүм ителгәннәре дә бар. Өйләрен җыештырмыйча, балаларына кайнар ризык әзерләмичә, кәеф-сафа корып яшәүне өстен күргән бу аналарны ана дияргә тел әйләнми хәтта. Аларның берсенә мәҗбүри дәваланырга барырга дигән шарт куелды. Берничәсе кисәтелде. Берсенең балаларын вакытлыча приютка урнаштырырга дигән карар кабул ителде.
Утырышның икенче өлешендә мәгариф учреждениеләрендә әхлак тәрбиясе бирү, җәйге каникул чорында балаларның ялын күңелле һәм файдалы оештыру буенча Качкын, Такталачык, Мари Суыксу, Зөбәер, Күҗәкә мәктәпләре директорларының чыгышлары тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев