Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балаларга пиротехника сатучыларны 200 мең штраф көтә

«Алда безне Чыршы бәйрәмнәре, Яңа ел каникулы көтә. Чыршы бәйрәме кайгы-хәсрәткә әверелмәсен, кешеләр саклык чаралары күрсен, кагыйдәләрне үтәсен иде», - диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин. Пиротехник товарлар белән аеруча сак...

«Алда безне Чыршы бәйрәмнәре, Яңа ел каникулы көтә. Чыршы бәйрәме кайгы-хәсрәткә әверелмәсен, кешеләр саклык чаралары күрсен, кагыйдәләрне үтәсен иде», - диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин.
Пиротехник товарлар белән аеруча сак эш йөртү сорала. 16 яшь тулмаган балаларга утлы пиротехник продукция сатып җибәрү тыела. Сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен 150-200 мең сум штраф яный.
Бина эчендә бенгаль утларын кабызырга һәм «хлопушка» аттырырга ярый, ә салют җибәрү тыела. Бенгаль уты чыбыгын тәмам сүнмичә һәм суынмыйча торып, чүп чиләгенә яки урын-җир өстенә ташларга ярамый. Салютны торак бинадан - 30-50 метр, ә сәнәгать корылмаларыннан 500 метр читтә генә аттырырга рөхсәт ителә. Шулай ук салют электр линияләре, агач ботаклары астында торырга тиеш түгел. Бу кагыйдәләрне бозган кешеләргә 2-3 мең сум штраф салына.
Быелның 30 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр МЧС хезмәткәрләре, балалар йортларында һәм өлкәннәр интернатларында янгын куркынычсызлыгын тикшерер өчен, төнге рейдлар үткәрәчәк.
Татарстанда 20 декабрьдән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр «Янгыннарга каршы катгый режим» тәртибе кертелә. Пиротехник товарлар сатучылар, учреждениеләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен ни дәрәҗәдә гамәлгә ашырулары тикшереләчәк.
чыганак: http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-yaңalyiklar/balalarga-pirotekhnika-satuchylarny-200-me-shtraf-kt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев