Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БДИ төп этабының резерв көннәре башлана

Бүген география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча өстәмә көннәрдәге сынау үтә. 9 меңгә якын укучы география һәм информатикадан бердәм дәүләт имтиханын 2017 елда төп этап өчен билгеләнгән резерв көннәрдә язачак. Бу хакта Мәгариф күзәтчелеге агентлыгы (Рособрнадзор) хәбәр итә. Расписание буенча, бүген, 20 июньдә, БДИның төп этабы өчен билгеләнгән резерв көннәре...

Бүген география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча өстәмә көннәрдәге сынау үтә.
9 меңгә якын укучы география һәм информатикадан бердәм дәүләт имтиханын 2017 елда төп этап өчен билгеләнгән резерв көннәрдә язачак. Бу хакта Мәгариф күзәтчелеге агентлыгы (Рособрнадзор) хәбәр итә.
Расписание буенча, бүген, 20 июньдә, БДИның төп этабы өчен билгеләнгән резерв көннәре башлана: бу көндә география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча сынау үтә.
Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән резерв вакытта имтихан бирүгә 5,6 мең кеше гариза тапшырган, шуларның 1,1 меңе - мәктәпне быел тәмамлаучылар. Географиядән өстәмә көннәрдә сынауга 3 мең кеше язылган, 1,7 меңе быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.
Ведомствода билгеләп узылганча, резерв көннәрдә имтиханны узган елда мәктәпне тәмамлаучылар, шулай ук мәҗбүри предметларның берсеннән - математика яки рус теленнән сынауны уңышлы уза алмаган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, яки җитди сәбәпләр аркасында төп көннәрдә имтиханга килә алмаучылар тапшыра ала.
Рособрнадзорда хәбәр ителгәнчә, география һәм информатика буенча нәтиҗәләр 4 июльдән дә соңга калмыйча билгеле булачак.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/20/142829/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев