Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Бердәм Россия" партия проектларын тормышка ашыра

"Бердәм Россия"нең Татарстан бүлекчәсе 30 партия проектын тормышка ашыра. Татарстан - Россиянең барлык программаларында да катнашкан бердәнбер төбәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларны тормышка ашыруда партия шушы проектларга нигезләнә. Болар - халыкны социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, иҗтимагый оешмаларны үстерү, татарстанлыларның тормыш шартларын яхшырту. Бу максатларга районыбызда ничек ирешелә...

"Бердәм Россия"нең Татарстан бүлекчәсе 30 партия проектын тормышка ашыра. Татарстан - Россиянең барлык программаларында да катнашкан бердәнбер төбәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларны тормышка ашыруда партия шушы проектларга нигезләнә. Болар - халыкны социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, иҗтимагый оешмаларны үстерү, татарстанлыларның тормыш шартларын яхшырту. Бу максатларга районыбызда ничек ирешелә соң?
- Безнең "Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе районда федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда башлап йөри. Шулар арасында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш", "Безнең кадерле ветераныбыз", "Сәламәтлек - тормыш сыйфаты" проектларына аеруча зур игътибар бирелә, - диде "Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев.
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе быел унынчы мәртәбә үткәрелә. Аның даирәсе елдан-ел зурая, камилләшә бара. Баштагы чорда беренче сыйныфка баручы матди ярдәмгә мохтаҗ балаларга гына булышлык күрсәтелсә, соңгы вакытта төрле яшьтәге мәктәп укучыларын да читтә калдырмыйлар. Узган ел, мәсәлән, 342 балага 459 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Бу изге эш Актаныш җирле бүлекчә сәркатибе Фаил Камаев җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Ул үзе дә иганәчелек ярдәме күрсәтә. Шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов, ел саен туган авылы Яңа Балтачка кайтып, башлангыч мәктәпкә укырга керүче һәрбер балага мәктәп кирәк-яраклары өләшә. Авылдашларын сөендереп тора.
Айрат БИКМӨХӘММӘТОВ, район үзәк хастаханәсе баш табибы:
- Соңгы елларда хөкүмәтебез тарафыннан медицина хезмәтенә бик күп игътибар күрсәтелә. Районыбызда 8 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде, тагын 50 ФАПка капиталь төзекләндерү үткәрелде. Былтыр Байсар табиблык амбулаториясенә 2 млн. сумлык ремонт ясалды. Быел Пучы участок хастаханәсендә 5 млн. сумлык капиталь төзекләндерү бара. Программалар нигезендә шулай ук мебель кайтарыла. 2015 елда үзәк хастаханәдә дә 15 млн. сумлык капиталь ремонт башкарылды. Балалар консультациясе киңәйтелде. Элек 5 бүлмә булса, хәзер 12 бүлмәдә кабул итү уздырыла. Балалар ризыгы өләшү бинасы төзекләндерелде, азык-төлек блогы, лаборатория, кер юу урыннары яңартылды. Авыруларга бирелә торган ризыкның сыйфаты яхшырды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан узган ел сәламәтлек саклау учреждениеләренә игътибар шактый артты. Шуның нәтиҗәсендә махсуслашкан 3 ветераннар палатасы эшли: 2се - үзәк хастаханәдә, 1се - Пучы участок хастаханәсендә. Район җитәкчелеге ярдәме белән бу бүлмәләрдә 78 мең сумлык ремонт оештырылды. Сантехника яңартылды, җылы су көйләнде, җиһазлар куелды һәм ветераннарга матур, уңайлы шартлар тудырылды. Бер ел эчендә 30га якын ветеран шушы палаталарда дәваланып чыкты. Алар - сугыш инвалидлары, тыл ветераннары һәм ирләрен сугышта югалтучылар.
Рәҗүдә ГАПСӘЛӘМОВА, Актаныш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты җитәкчесе:
Безнең республикада узган ел старт алган "Безнең кадерле ветераныбыз" акциясенә быел картлар йортлары кушылды. Район башлыгы Фаил Камаев картлар йортына килеп, эшмәкәрләр белән киңәшмә уздырды. Шул сөйләшү нәтиҗәсендә эшмәкәрләр бездә тәрбияләнүче тыл ветераннарының бүлмәләрен җиһазлауга үз өлешләрен кертергә карар кылдылар. Хәзерге вакытта 12 тыл ветераны яши. Аларга 4 телевизор, 5 суыткыч, чәй өчен савытлар җыелмалары, картиналар бүләк итеп, тормышларын ямьләндереп җибәрделәр. Бу акция әле дә дәвам итә. Теләк белдергән кешеләр ярдәм кулы суза алалар.
Болардан тыш, районыбызда гамәлгә ашырылучы "Авыл клубы" республика программасы барлыгын да яхшы беләбез. "Сәламәтлек - тормыш нигезе" дигән проектка килгәндә, ветераннар сәламәтлекләрен кайгыртуга үзләре үк зур тырышлык куялар, төрле спорт чараларында катнашалар. "Бердәм Россия" партиясе программасы кысаларында ел саен спорт мәйданчыклары төзелә. "Балалар спорты" федераль программасы нигезендә мини-футбол уеннары өчен көйләнгән шушы яшел чирәмлекләрдә бердәмроссиялеләр еш кына спорт ярышлары уздыралар.
"Яшь гвардиячеләр" аеруча активлык күрсәтә.
Партиянең социаль юнәлештәге шушы эшчәнлеге федераль һәм республика проектларының җирлекләрдә гамәлгә куелуына җаваплылыкны арттыруга китерә. Ә җаваплылык булган җирдә яшәеш тә яхшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев