Актаныш

Эчүчелек – фаҗига чыганагы

29 май көнне Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы бүгенге көндә беребезне дә битараф калдырмаучы эчүчелек проблемасын күтәреп, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча полиция җитәкчесе Флүр Шәйхуллин, район хәрби комиссары Фәрит Усманов, район хастаханәсенең табиб-наркологы Ленар Минхуҗин, район Хатын-кызлар советы рәисе - район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары...

29 май көнне Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы бүгенге көндә беребезне дә битараф калдырмаучы эчүчелек проблемасын күтәреп, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча полиция җитәкчесе Флүр Шәйхуллин, район хәрби комиссары Фәрит Усманов, район хастаханәсенең табиб-наркологы Ленар Минхуҗин, район Хатын-кызлар советы рәисе - район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район Эшмәкәрләр союзы рәисе Римма Кустова, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге директоры Илназ Хөҗҗәтовны түгәрәк өстәл артына ачыктан-ачык сөйләшүгә туплады, аны Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова алып барды.
З.Хафизова:
- 2012 елда да Җәмәгатьчелек советы эчүчелек проблемасын күтәреп, "Җәмгыятебезнең киләчәген кайгыртып" темасы астында тыңлаулар үткәргән иде. Бу юлы да түгәрәк өстәлнең темасы очраклы гына алынмаган. Чыннан да, эчүчелек - фаҗига чыганагы. Май аенда булган юл фаҗигасе бер кешене дә тетрәндерми, борчымый калдырмады. Ике яшь гомер өзелде, ул кайгыны кичергән кешеләргә Аллаһ сабырлык бирсен. Эчкән хәлдә гаиләләрдә тавыш-сугыш чыгарып, балаларын, хатыннарын куркытып, елатып, өйдән куып чыгару да - кичергән кешеләр өчен - фаҗига. Хатын-кызларның, аналарның аракы эчүләре, балаларны тәрбияләми, ашатмый ятулары да - фаҗига. Яшүсмерләрнең эчеп кайтуы һәм киләчәк тормышына киртә салуы да - фаҗига. Гаиләләрнең таркалуы, балаларның әтисез, әнисез калуы да - фаҗига.
Түгәрәк өстәлнең максаты - чакырылучыларның чыгышларын тыңлап, күтәрелгән мәсьәләләрнең чишү юлларын билгеләү. Проблеманы халык алдына чыгару. Бүгенге көндә эшләгән эш күбрәк сүздә генә кала. Теләк тә бардыр, әмма ләкин, кеше язмышына карата битарафлык өстенлек ала.
Эчүчелекнең сәбәпләре нәрсәдә булырга мөмкин соң? Ул - нәселдәнлек, кешенең иртәгәсе көнгә ышанмавы, әхлаксызлык, имансызлык.
Флүр Гафурҗанович, 2014 елда эчкән хәлдә гаиләләрдә, җәмәгать урыннарында хокук бозу, юл фаҗигаләре турында теркәлгән очракларны әйтеп китсәгез иде, аларга каршы нинди чаралар күрелә?
Ф. Шәйхуллин:
- Эчкән хәлдә ясалган җинаятьләр быел кимеде. Узган ел 25 булса, быел 21. Мондый хәлдә ясалган җинаятьләр барлык җинаятьләрнең 46,7 проценты. Авыл категориясе өчен югары бу. Әйтик, Мөслимдә бу күрсәткеч - 28. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр эчкән хәлдә ясала. Нинди саклык чаралары күрелә соң? Аракы эчкән, вак хулиганлык күрсәткән очракларның санын Эчке эшләр министрлыгы элеккеге кебек сорамый. Без аны хәлнең торышына карап эшлибез, сан артыннан куу юк. Хәзерге көнгә эчкән хәлдә 287 кеше хокук бозган. 14е тиешле урында эчмәгән, 53е вак хулиганлык кылган. Административ чара кулланып кына эчүчелекне туктатып була дип әйтә алмыйм. Монда инде уйларга кирәк башка төрле чараларны да. Икътисадый яктан дөрес түгеллекне дә әйтергә кирәктер. Аракы бюджетны тәшкил итүче нигез булып тора. Эчүчелекнең беренче сәбәбе - эшсезлек, икенчесе - ялкаулык. Кеше үзеннән-үзе тартыла. Эчкәннән соң дөнья рәхәт, айныгач, ул аның дөрес түгел икәнен күрә. Тагын эчәргә тиеш була.
Юл куркынычсызлыгына килсәк, дүрт ай эчендә 8 юл хәрәкәте теркәлгән, 1 кешенең гомере өзелде. 9 кеше тән җәрәхәте алды. Үлүчеләрнең гаебе - эчкән хәлдә булулары. Кәзкәй - Актаныш юлында көчле юл һәлакәте булды. Сәбәп - эчкән хәлдә булу, юл кагыйдәсен бозу.
З.Хафизова:
- Хәрби хезмәткә чакырылучыларны озату тәртибе буенча сезнең тарафтан эш оештыруда нинди таләпләр куелды?
Ф.Шәйхуллин:
- Хәзер армиягә озату вакытында участок вәкилләре чакырылучының өенә барып, әти-әниләр белән индивидуаль сөйләшү, аңлату үткәрә. Аракының, сыраның чиге юк, аның күләмен чикләү кирәк. Элек төп көч хезмәткә озату вакытында тәртип бозулар булмасын өчен кулланыла иде. Быел, озату үткәргән көннән, армиягә китүчегә участок вәкилен беркеттек.
З.Хафизова:
- Ленар Сәүбанович, Актаныш районы халкы арасында эчкечелек проблемасы, торышы белән таныштырсагыз иде, динамик үзгәрешләр чагыштырмасы нинди?
Л.Минхуҗин:
- Динамиканы соңгы 30 елга да, 2 елга да китереп була. Бәйлелек синдромы хасил булган авыруларның саны 30 ел элек 440тан артык булса, хәзер 165 кә калды. Мине шул борчый - фактта болай түгел бу. Исемлектә 1984 елдан бирле исәптә торучылар бар. Бу авырулар әби-бабайлар инде. Чөнки исәпкә алу, төшерү катлаулы. Хәзер соңгы вакытта бигрәк тә - үз теләге белән генә исәпкә алынырга тиеш. Исәптән дә Казан аша үткәч кенә төшерелә. Фактта эчүчелек кимемәде. Киресенчә, артты. Яшьләрне җәлеп итте. Алкоголь психозлары 80 елларда күренмәгән булса, хәзер елга 5-6 очрак күзәтелә. Наркология проблемасы тирәнәя. Беренчедән, реклама кимемәде. Телевизор экраннарыннан интернетка күчте. Телефон аша интернетка кереп, бар мәгълүматны алырга була. Телефон аша заказ белән эчемлекләрне, хәтта наркотик китертергә була бүген. Кибетләрдә дә иң күзгә күренә торган урында аракы тора. Бүген сезгә күрсәтергә дип бер сумка алып килдем. Нинди генә төрләре юк!?. Яшьләр яратып куллана торган энергетик эчемлекләрдә кофе, психотроп матдәләр, аракы кушылмалары. "Сәламәтлеккә зыянлы" дигән сүзләрне лупасыз укып та булмый, законнан качар өчен генә язылган. Хроник эчкечеләр куллана торган төрле лосьон, спирт кушылмаларының, ерак куймыйча, итәк астыннан, ягъни кассирның аяк астыннан гына сатыла торганнары да бар. "Березовые почки", антисептик эретмә 95 процент спирт катнашында, "Боярышник", "Красный перец стручковый", "Хлебный люкс", "Тройной"... Барысы да районда, авылларда һәр кибеттә сатылалар. Бәхәсләшергә теләсәгез, хәзер үк утырып китә алабыз карарга. "Для наружного применения" дип, яшел фонга язып куйганны беркем дә укый алмый. Боларны кайсы иптәш косметик максаттан кулланып карады икән? Эчәр өчен чыккан әйберләр болар. Бөтен арсеналның уннан бер өлеше генә әле бу. Самогонны да алып килмәдем, бай кешеләр эчә торган коньяк та юк монда. Алары да сатуда бар. Бүген алып килгән исерткечләрдә баш миенә тәэсир итә торган нейротроп агулар. Наркологка каршы корал чаралары. Шушыларны айлар, еллар эчкән кешеләрне без дәваларга тиеш булып торабыз. Боларны саттырмау мәсьәләсен күтәреп чыгу кирәк безгә.
З.Хафизова:
- Безнең яшьтәге кеше эчми инде боларны. Яшьләр, үсмерләр тартыла. Фаҗига дә шунда. Техникумда укучы балалар арасында эчүчелек ни дәрәҗәдә? Сездә мәгълүмат бармы?
Л.Минхуҗин:
- Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия утырышларында күренә алар. Ләкин алкоголизм буенча исәпкә алырга безнең хокук юк. Башлангыч, профилактик исәптә торучылар бар. Ләкин алар бәйлелеккә кергәннәрен аңламыйлар әле. Үзбәя акрынлап кими. Ата-аналар, укытучылар тарафыннан күзәтчелек, шәхси эшләү җитми. Ата-ана белән сөйләшсәң, баласын яклый, сине каршы кеше итеп күрә башлый. Яшьләрнең бит эчүе күзгә ташланып тормый, яшерен бара. Чөнки аларның организм ныклы. Агулану сизелми. Организм күтәрә, бавыр әйбәт эшли, ләкин шулай булса да, 4-5 ел эчендә алар икенче стадиягә җитәләр. Сизми дә калабыз. Яңадан ахыр чиктә әнисе-әтисе үзе алып килә. Аннан соң, битарафлык та көчле. Әйтик, узган ел бәйлелеге булган 23 авыру реанимациядә ятып чыккан, 5се үлгән. Быел - 9 кеше, 2се үлгән. Йә туганы, йә күршесе күреп алып, соңгы чиктә хастаханәгә китергән. Җитәкче, эш бирүче, медицина хезмәткәре инициативасы белән берсе дә китерелмәгән. Битарафлык күрсәткәнбез. Хәтта минем шундый фикер дә туа: эш бирүчегә файдалы түгел микән исерекне эшләтү - арзан хезмәт бит. Терелә башлагач,табып алалар. Туктале, ул кеше синдә ята икән, кайчан чыгарасың, диләр. Запойга китә - беркемгә кирәк түгел, сәламәтләнә - бөтен кешегә кирәк. Шуны искә алсак иде. Бая әйткән флаконнар валютага әйләнде алар. Исерткән өчен дә, исергән өчен дә бер чара да юк. Китә инде аннан кызып алган кеше урам буйлап. Кибеттән дә яздырып бирәләр аңа. Күрәсең, икеләтә түли яңадан.
З.Хафизова:
- Бөтенләй дә кара проблема бу. Яшьләрнең эчүгә тартылуы аеруча да борчый. Җәмәгатьчелек советының узган сөйләшүендә район башлыгы Фаил Мисбахович та күтәрде бу мәсьәләне. Яшь буынны тәрбияләүдә безгә ярдәм дә итә, таяныч та булып тора. Фәрит Газизович, армия сафларына хәрби хезмәткә чакырылучыларны озату тәртибе ничек?
Ф. Усманов:
- Чакырылыш алдыннан без һәрвакыт Призывниклар көне үткәрәбез. Әти-әниләр дә килә. Озату кичәсе авылда үтә, военкоматка хәрби хезмәткә чакырылучы белән иң якын кешеләре генә килә, дип аңлатабыз. Хезмәткә озатканда эчкән хәлдә булса, аны алып та бармыйбыз. Татвоенкоматта тест үткәрәләр, канында алкоголь булса, кире кайтаралар. Призывниклар өчен тынычмын, әти-әниләре белән бергәләп эшлибез. Эчүчелеккә килгәндә, ата-ана буларак, үзебездән башларга кирәктер. Җирле органнар, оешма-предприятиеләр дә шулай ук. Үзебез аңлатып бетермибез. Мәгълүмат чараларында да сәламәт яшәү рәвешен хуплаган мондый түгәрәк өстәлләр ешрак, даими үткәрелсен иде. Яшьләр сәясәте, яшьләр белән эш тә тиешле югарылыкта түгелдер бәлкем. Беренчедән, формаль булмаган очрашу, аноним анкетирование үткәрергә кирәктер. Сәбәбен ачыклау мөһим. Яшьләр очраклы бармый бит эчүчелеккә. Нәрсә җитми? Нәрсәне оештырып бетерә алмыйбыз? Нәрсә йогынты ясый? Аларның шулай үсүенә җәмгыять, үзебез гаепле. Чәчкә-гөлне дә су сипми үстереп булмый. Баланы да, өйрәтмәсәң, тәрбияләмәсәң, әйләнә-тирә мохит үзенчә формалаштыра. Яшьләрнең үзләренә дә әйтәм: бер кулыгызда -аракы, икенчесендә - тәмәке. Сәламәтлеккә генә йогынты ясамый бит, бала таба алмаган хатын-кызлар, авыру балалар күпме?! Бөтенесе бер-берсенә бәйле бит.
З. Хафизова:
- Дөрес. Проблема бар. Ә балалар арасына чыгу юк. Аннан балалар белән дә шундый эшне оештырырга кирәк - балалар сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бер-берсен чакырсын. Ландыш Җәүдәтовна, сезгә сүз бирәбез. Сез, иң беренче чиратта, монда район Хатын-кызлар советы рәисе буларак катнашасыз. Социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет рәисе урынбасары буларак та, бу эшнең үзәгендә кайнаган кеше. Сез дә тәкъдимнәр әйтсәгез иде. Бергә эшләүне ничек күзаллыйсыз?
Л.Шәмсунова:
- Чыннан да, бу мәсьәләгә төрле яклап карыйм. Хатын-кызлар Советы рәисе буларак та, балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия (КДН) җитәкчесе буларак та. Шушы комиссияләр тарафыннан хатын-кызларның, балаларның эчүчелеге белән көрәшәбез. Иң аянычлысы - гаиләләрдәге балалар. Алар тәрбия күрә алмый үсә. Быел гына 62 административ протокол карадык. 11е яшүсмерләргә карата, шуларның 5се җәмәгать урынында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә йөргән, 1се җәмәгать урынында тәмәке тарткан, 5се җинаять ясаган яки җәмгыять өчен куркыныч булган гамәлләр кылган өчен. Ата-аналарга карата төзелгән 51 административ беркетмә каралды. 32се балигъ булмаган балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен.
Эчүчелек - ул чир. Үгет-нәсыйхәт белән генә чыгарып та булмый бу чирдән. Конкрет гамәлләр кылырга кирәк. КДН комиссиясенә эчкән хатын-кызларны чакырып сөйләшәбез башта. Нәтиҗәсе булмагач, конкрет гамәлләр куллана башлыйбыз, яки дәвалануга җибәрәбез. Берсе дә үзе генә җыенып китә торган түгел аларның. Чыгып киткән очракта да, ялган белешмә алып кайтып бирергә мөмкиннәр. Үз-үзен кулга алганнары да бар. Хатын-кызлар Советы үгет-нәсыйхәт, акыллы сүз белән ярдәм итә, аның рычагы юк бу гаиләләргә. Ә менә КДН комиссиясенең рычагы бар, ул балалардан мәхрүм итеп тора ала, приютка җибәрә алабыз. Быелгысы елда да бик күп гаиләләрнең балаларын приютка җибәрдек. Шуның өчен газетага язган очраклар да булды: "Сугыш елларында да мондый хәлнең булганы юк иде, балаларын елатып алып киттеләр", - дип. Беренчедән, мондый очракта бала бу гаиләдән арынып тора, тәрбия күреп ала һәм әти-әнигә уйланырга бер урын була. Балаларын приютка алганнан соң, гаиләләребез тәртипләнеп, эчүчелектән дәваланып, эшкә урнашкан очраклар да бар. Баланың хокукын якларга кирәк иң элек.
З.Хафизова:
- Безнең мөслимәләр җәмәгатьчелеге дә бар. Алар белән элемтә бармы? Эчкән хатын-кызны дингә тартып булмыймы?
Л.Шәмсунова:
- Электән уйлый идем, исерек хатынны дингә кертеп җибәрик әле, дип. Бик авыр аларны эчүчелектән туктатмый дингә кертеп җибәрү. Дингә керми матур яшәү рәвеше алып барса да, без аңа сөенәбез.
З.Хафизова:
- Шундый очраклар булырга мөмкин: гаиләдә җитешмәүчәнлек, йә ире чыгып китә, йә эчә, кыйный. Берничек тә чыгу юлын тапмаган хатын-кыз үзе дә эчүчелеккә бирелә. Андыйлар да күп бит. Чөнки кеше тимердән ясалмаган. Мондый очракларда нишлисез?
Л.Шәмсунова:
- Безнең Игелек үзәгендә психологлар эшли. КДНда бер гаиләне карадык. Хатын-кыз үз-үзенә урын таба алмый. Ире тәртипле генә. Гаиләдә тавыш чыга. Психолог ярдәме билгеләдек. Күп ханымнарга психологка барырга киңәш итәбез.
З.Хафизова:
- Авыл җирлекләрендә хатын-кызлар советлары бар. Нәтиҗәле эшләүчеләре бармы?
Л.Шәмсунова:
- Бөтен авыл җирлекләрендә дә эшли. Алар иң элек КДНга керәсе гаиләләрне үзләрендә караган була. Аеруча Такталачыкта әйбәт эшли, мөслимәләре дә бар. Бергә эшлиләр. Аерып әйтәсем килми.
З.Хафизова:
- Уңай тәҗрибәне өйрәнү буенча Балтач районына Җәлил хәзрәт янына бардыгыз, Пенза өлкәсенә, Марий-Элга. Алар үрнәгендә бездә берәр хәрәкәт планлаштырыламы, бармы ул?
Л.Шәмсунова:
- Балтач тәҗрибәсен өйрәнеп кайткач, һәр мәктәпкә мөслимәләр беркеттек. Мөслимәләр мәктәпкә барып, әхлак темасына дәресләр үткәрәләр. Әлемдә, Сәфәрдә, Аккүздә, Чуракайда актив эшлиләр.
З.Хафизова:
- Теманы дәвам итеп, Руслан хәзрәт сезгә сүз бирәбез. Сезнең фикерләр бу очракта ничек?
Р.Мортазин:
- Бик мәгънәле җыенга җыелдык. Яшьләребезнең, аналарыбызның, хатын-кызларыбызның Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган хәмер эчемлекләрен кулланулары җирлеккә дә, милләткә дә зыян китерә. Иң мөһиме, балаларыбызны саклап калырга кирәк. 2004 елда Күҗәкә авылында мәчеттә балаларга дин сабаклары укыта башладым. Бүгенге көндә никах укый торган яшькә җиттеләр инде. Балаларыбызның җәйге яллары килеп җитте. Авыллардагы мәчетләрдә имамнарыбыз алар өчен җәйге укулар оештырса, бик саваплы гамәл булыр иде. Шундый ниятебез бар. Күҗәкәдә иң беренче елны 60 лап бала килде. Кызыксындырабыз да, уеннар да уйнатабыз. Хәләл тавык алып, шашлык ясап, башта балаларны сабантуй урынына җыябыз. Август урталарында, укулар беткәч, тагын шундый чара үткәрәбез. Мәчеткә йөрү, дин сабаклары өйрәтү имамнар әзерләү түгел, үз алдыбызга динне, гореф-гадәтләрне белгән, җирлегенә, милләтенә хезмәт итә торган мөселман ир-егете тәрбияләүне максат итеп куябыз. Хәмерсез никахлар, туйлар да үткәрәбез. Әле менә июнь аенда шундый никах мәҗлесе "Тургай" кафесында булачак. Шундый чараларны рекламалау җитми. Сәламәтлекне саклау Аллаһы Тәгалә тарафыннан әманәт.
З. Хафизова:
- Бала-чага яхшылыкны үзенә бик тиз сеңдерә. Актаныш Җәмигъ мәчетендә дә район үзәгенә каникулга кайткан, теләге булган балалар өчен шундый укуларны оештыру бик күркәм эш булыр иде.
Римма Зыяевна, Сез бүген биредә Эшмәкәрләр союзы рәисе буларак катнашасыз. Исерткеч эчемлекләрнең сәламәтлеккә зарарлы икәнен барыбыз да беләбез. Аның сатылуын чикләү өчен кайбер чаралар да күрелә: эчемлекләрне саткан сәүдә объектларыннан мәктәп, балалар бакчалары, хастаханә 50-100 метр ераклыкта булырга тиеш; билгеле сәгатьләрдә генә сату, үсмерләргә сатмау. Соңгы вакытларда кибетләрдә 100 граммлы лосьоннар барлыкка килде һәм ул сәүдә нокталарына чебен урынына эчкечеләрне җыя. Лосьон - косметик чара, әмма чынбарлыкта аны ул максатта кулланучылар бар микән? Аны күпләп алалар. Эшмәкәрләр шуны белә торып, сату өчен алып кайта. Кешеләрне үз куллары белән агулыйлар. Районның күп кенә кибетләрендә исерткеч эчемлекләрне кара дәфтәргә язып бурычка бирәләр. Анысы да факт. Бу, гадәттә, авыр гаилә кешеләре була. Яздырып алып эчүдән бурычы җыела һәм ул бурычны кем күтәрә? Ничарадан бичара хатын-кыз... Бу тагын фаҗигагә китерә. Өченче көн Россия Президенты В.Путин да балаларның сәламәтлекләренә кагылышлы түгәрәк өстәл үткәрде. Анда да ул: "Аерым затлар кешеләрнең, балаларның сәламәтлегенә зыян салып, байлык туплыйлар", - диде.
Р.Кустова:
- Минем дә фикерләрем бар. Дөресен генә әйткәндә, дәүләт икейөзле янус инде ул. Петр I вакытында ук аракыга акцизны дәүләт бюджетын тәшкил итүче ясады. Бүгенге көндә дә шулай ул. Нефть, газ энәсендә утырабыз, дисәләр дә, дәүләт утыра аракыда. Безнең районда аракы сату кимеде ди, бер яклап, өстән үк әйтәчәкләр - ни өчен? Легаль булмаган аракы сату белән бәйлиләр. Бүген сөйләшкән лосьоннар, "Тройной" одеколоннар сатыла, дип. Сезне дә, безне дә борчый бу. Эшмәкәрләрнең дә төрлесе бар. Андый юл белән кергән акча барыбер хәләл булмый. Барыбер икенче юл белән чыгып китә, авырлыгы килә. Ул акча аларга бәрәкәт китерми. Форсаттан файдаланып, "фунфурик" саткан эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәм. Андый җинаять юлына басмаска иде. Элек полиция белән "Тайный покупатель" операциясе алып барыла иде. Шундый юл белән булса да, без бу кешеләрне авызлыкларга тиештер дип уйлыйм. Аннан соң, аракы сату сәгатьләренең регламентын бик сирәк эшмәкәрләр күзәтчелектә тота. Эшмәкәрнең үзеннәнме, сатучыданмы? Иртәнге 8 дә дә сыра саткан сатучыларны күргәнем бар. Казанда яңа төзелә торган йортның коймасына яшьләр граффити белән, "Если ты куришь, если ты пьешь, то ты - отстой!", дип язганнар. Яшьләрнең үзләрендә дә бар ул аңлау. Шәһәрләрдә кеше айный башлады. Авыл җирендә, киресенчә, чәчәк ата. Балаларга шөгыль җитмиме, безнең яктан юл күрсәтү җитмиме? Акчага гына карап яши башладык. Укытучыларга да түгәрәк үткәрү өчен акча кирәк. Элек бу әйберләр акчасыз булган. Пионер, комсомол оешмалары системалы эшләгән. Интернет та бик куркыныч, наркотик бәйлелек кебек. Төрле төркемнәргә кушылалар.
Ленар Сәүбановичның: "Җитәкчеләр эчүчеләр белән эшләми", - дигән сүзенә каршы ризасызлыгым да бар. Миндә шундый берничә кеше эшли. Чаллыга алып барып кодировать иттек. Елы тулганны көтеп торалар да, шул көнне үк ычкыналар. Бер атна эчәләр дә инде, тагын алып барабыз. Аяныч.
З.Хафизова:
- Кеше һәр очракта да кеше булып калырга тиеш. Рухи байлыгы, омтылыш-максатлары бар кешенең. Эшмәкәрләр дә аңларлар дип уйлыйм.
Илназ Наилевич, матбугат чараларында бу проблеманы күтәрү тиешле дәрәҗәдә түгелдер, димен. Сезнең планнар нинди? Реклама турында да әйттеләр...
И.Хөҗҗәтов:
- Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге үз эченә дүрт тармакны берләштерә. Газета, телевидение, радио, сайт. Пропаганда өлешен бик аз дип әйтмәс идем. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең эшен һәрвакыт яктыртып барабыз. Президент тарафыннан хупланган "Антипьян" программасы буенча эчке эшләр бүлеге, юл иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә ай саен рейдка чыгабыз. Үзебезнең телевидение, радио, газета аша да биреп барабыз. Бик нык тикшерүләр бара хәзер.
Руслан хәзрәтнең әйткән сүзләре белән тулысынча килешәм - реклама кирәк. Без бу юнәлештә эшләр идек. Хәмерсез, хәләл туйлар, юбилейлар булса, фоторепортаж рәвешендә дә бирер идек.
Районда күп корылмалар төзелгән. Балаларга барыр урын юк дип булмый. Ата-аналарга балаларын спорт, сәнгать мәктәбенә, шөгыльләнсеннәр, дип, мәҗбүри җибәрү кирәк. Барып җиттеңме, дип күзәтчелеккә алсыннар иде. Юлда да бала әллә нинди начарлыклар эшләргә өлгерә. Бала өйдә бер, мәктәптә бер, урамда бөтенләй өченче төрле. Матбугат чаралары аша сәнгатькә, спортка тартылган, укуда уңышка ирешкән балаларны үрнәк рәвешендә күрсәтәбез. Позитив турында күбрәк язарга тырышабыз.
З.Хафизова:
- Чыгышларны тыңлаганда ук битараф утырып булмый. Бик четерекле проблема бу, бергәләп эшләү кирәк. Түгәрәк өстәл белән газета, телевидение, радио аша да халыкка чыгарга дигән максат куйган идек. Чишелеш юлларын күрсәтеп, район халкыннан да тәкъдимнәр керүен көтәбез. Чөнки ачыктан-ачык, фикерләшеп эшләсәк, эш тә нәтиҗәлерәк булыр иде. Безнең кабул итү һәр җомга Игелек үзәгендә урнашкан ветераннар Советы бүлмәсендә, 9.00-12.00 сәгатьләрдә. Телефон: 3-15-70. Үземә дә шалтыратырга мөмкин: 3-00-26. Редакциягә хат белән дә юлларга була. Райондашлар, битараф булмасагыз иде. Рәхмәт барыгызга да катнашканыгыз өчен.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: