Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эчәр суыбыз юк

Әҗәкүл авылы бик матур җирдә урнашкан. Юмарт болыны, балыклы елга-күлләре бөтен кешене үзенә җәлеп итеп тора. Авылыбыз тагын да зурая, матурая. Яңадан-яңа йортлар салына. Өй салыр өчен кешеләр җирне Әҗәкүл авылыннан алырга тырышалар. Безнең авылга сокланмаган кеше юк. Менә шушы матур табигатьле авылның эчә торган суы юк. Бөтен авылга бер...

Әҗәкүл авылы бик матур җирдә урнашкан. Юмарт болыны, балыклы елга-күлләре бөтен кешене үзенә җәлеп итеп тора. Авылыбыз тагын да зурая, матурая. Яңадан-яңа йортлар салына. Өй салыр өчен кешеләр җирне Әҗәкүл авылыннан алырга тырышалар. Безнең авылга сокланмаган кеше юк.
Менә шушы матур табигатьле авылның эчә торган суы юк. Бөтен авылга бер кое. Дөрес, һәр кешенең ихатасында да кое бар. Ул коеларның суы эчәргә яраксыз. Болганчык, суны кем ничек булдыра ала, шулай таба. Машиналы кешеләр күрше авыллардан канистрлар белән ташый. Машинасы булмаганнар ихатадагы кое суын, берничә көн тондырып, файдалана.
Хөрмәтле редакция! "Чиста су" программасы да бар бит. Шул программага безнең Әҗәкүл авылын кертеп булмый микән? Шушы сорауларны җавап бирердәй кешеләргә җиткерә алмассыз микән? Сездән җавап көтеп калабыз.
Әлеге хатка Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Фазлиева түбәндәгечә җавап бирде:
-Актанышбаш авыл җирлегенә караган Әҗәкүл авылында эчәргә яраклы су буенча, чыннан да, проблемалар бар. 2012 елда бу проблеманы чишү һәм авылга су кертү буенча геологик тикшерүләр үткәрелде, бу эш өчен безнең тарафтан 98 мең 918 сум күләмендә финанс чыгымнары тотылды. Шушы ук елда 98 мең 850 сум тотылып, топографик төшерүләр үткәрелде.
2013 елда инженер-геологик эзләнүләр уздырылып, 218 мең 999 сум сарыф ителде. Соңгы этап булып торган проект һәм эшчәнлек документларын әзерләү өчен 498 мең 715 сум 75 тиен тотылды. Дәүләт экспертизасы үткәрттерү өчен 285 мең сум акча каралды.
Әҗәкүл авылында су анализлары санитария-эпидемиология таләпләренә туры килмәү сәбәпле, без Куян авылында яңа скважина казып, суны әлеге авыл җиреннән китертергә тәгаенләдек. Проект әзер булу белән ул "Чиста су" яки газлаштыру Фонды программасына керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев